Мәскәүдә “Исәнме, күрше!” чарасы үтәчәк

III Татар хатын-кызлары корылтае, 2015 ел

Русия балалар китапханәсе илдә яшәүче төрле милләтләрнең мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләренә багышланган чаралар башлый. Беренчесе татарларга багышлана.

Русия Дәүләт балалар китапханәсенең яңа проекты “Исәнме, күрше!” (“Здравствуй, сосед!”) дип атала. Аның беренче чарасы татарларга багышлана. 7 февральгә билгеләнгән очрашу грипп сәбәпле 28 февральгә күчерелгән иде. Проект Русиядә яшәүче күпсанлы һәм төрле халыкларның бай мәдәнияте һәм әдәбиятына багышлана.

Бәйрәм кунаклары алдында татар халык җыр һәм бию сәнгатькәрләре чыгыш ясаячак. Шулай ук татар кул эшләренә, рәсемгә һәм биюләренә өйрәтү дәресләре, татар көнкүреш әйберләре күргәзмәсе дә оештырыла. Тарихчы Марат Сәфәров Мәскәүнең татар тарихына багышланган лекция белән чыгыш ясаячак, кием дизайнеры Нелли Җиһаншина милли бизәкләр һәм кием белән таныштырачак. Көне буе узачак чаралар арасында Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигыйрьләрен уку да каралган. 28 февраль көнне үтәчәк чараларның програмы китапханә сәхифәсендә бар.

Русиядә 150дән артык халык яши. Проект балалар һәм өлкәннәргә үз
күршеләрен яхшырак танып-белергә мөмкинлек бирә, аларны илнең киң
географиясе, анда яшәүче милләтләр белән таныштыра.

Проект кысаларында танылган мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар, музыкаль концертлар, бию кичәләре, милли кием һәм традицион һөнәрләргә өйрәтү өчен остаханәләр, лекцияләр, вәкаләтле вәкилләр, диаспоралар белән очрашу, милли ризыклар татып карау һәм башка күп кызыклы әйберләр оештырылачак.