Финляндия Татар җәмгыяте татарны өйрәнү стипендиясен булдырды

Finand -- Tatar center in Tampere opens stipend for Tatar studies

Тампередагы (Финляндия) Татар мәдәни җәмгыяте семестрлык стипендия бәйгесе игълан итте.

Тампередагы (Финляндия) Татар мәдәни җәмгыяте татарны өйрәнү белән шөгыльләнүче бакалавриат һәм магистратура студентлары өчен семестрлык стипендия бәйгесе игълан итә. Бу хакта җиңүчене сайлап алу шурасы вәкиле, Петербурдагы Европа университеты галиме Әлфрид Бустанов хәбәр итте.

Бәйгедә дөньяның һәр почмагыннан теләгән студент катнаша ала, ләкин Татарстанга аерым игътибар бирелә. Бәйгенең максаты – татар тарихын, телен һәм әдәбиятын халыкара дәрәҗәдә өйрәнүгә этәргеч булдыру, диелгән бу игъланда.

Стипендиягә дәгъва кылучылар татарны өйрәнүнең төрле өлкәләренә караган (шул исәптән тарих, филология, социология, антропология һ.б.) тикшеренү проектлары тәкъдим итә ала. Проектның төгәл максаты һәм эш планы (архивта, кырда тикшеренү эшләре, конференция, җәйге мәктәп, экспедиция кебек Русиядә һәм чит илләрдә оештырылган фәнни чараларда катнашу) күрсәтелгән булуы шарт.

Җиңүчене халыкара фәнни шура сайлаячак. Гаризалар татар мәдәниятен өйрәнү теләге, әлеге өлкә белән кызыксыну дәрәҗәсенә карап бәяләнә. Шурада Бустановтан тыш Тампере Ислам мәхәлләсеннән Вахит Вафин, КФУдан Искәндәр Гыйләҗев, Амстердам университетыннан Михаэль Кемпер кергән.

Гаризалар татар, төрек, инглиз һәм рус телендә кабул ителә. Семестрлык стипендиянең күләме – 1 мең евро. Гаризалар 2016 елның 1 маена кадәр электрон адреска кабул ителә.