"Ибн Фадлан сәяхәтенә багышланган күргәзмә яңа дөнья ача"

"Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы" күргәзмәсенә куелган экспонатлар

"Эрмитаж-Казан" үзәгендәге "Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы" күргәзмәсе X гасырда бу юл буенда яшәгән халыкларның тормышын сурәтли.

Казан Кирмәненең "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы” дип аталган күргәзмә эшли, ул 18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Русиянең Эрмитаж, Тарихи музей, Дәүләт Көнчыгыш музее, Мәрҗәни фонды, Волгоград, Самар, Әстерхан музейларыннан 500ләп экспонат куелган.

"Эрмитаж-Казан" үзәгендә 10 ел эшләү дәверендә бу кадәр күп музей катнашкан күргәзмә оештырылганы юк иде әле. Экспонатларның күпчелеге халыкка беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Тарих фәннәре докторы, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Яңа тарих бүлеге җитәкчесе Илдус Заһидуллин Азатлыкка Ибн Фадлан сәяхәтенә багышланган бу күргәзмә яңа дөнья ача, дип белдерә.

"Багдад илчелеге сәркатибе булган Ибн Фадлан үзенең ватандашларына җиткерү өчен юлда күргәннәрен теркәп, язып барган булган. Большевиклар Русиясеннән качып китеп, чит илгә барып сыенырга мәҗбүр булган Зәки Вәлиди 1923 елда Иранда Ибн Фадлан язмаларының иң тулы вариантын табып, эшкәртеп аны фәнни әйләнешкә керткән була. "Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы" күргәзмәсе нигезенә аббасилар хәлифәтеннән чыккан илче Ибн Фадланның урау юллар үтеп Идел буена килгәндә (921-922 еллар) тирә-якта яшәгән халыкларның, кабиләләрнең тормыш-көнкүрешен, матди һәм рухи багланышларын, уңышларын күрсәтү идеясе ята", ди Заһидуллин.

Your browser doesn’t support HTML5

"Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы"

Казан Кирмәне музей-тыюлыгы мөдирәсе Зилә Вәлиева 19 февральдә үткән күргәзмәне ачу тантанасында: "Русиянең бүгенге музей тормышында зур вакыйга, кызыклы, амбициоз проект", дип белдергән иде.

"Ибн Фадланның ул чордагы язулары булмаса, без бу җирнең, Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итүен раслый алмас идек", ди Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев.

Эрмитаж мөдире Михаил Пиотровский фикеренчә, һәр музейда бәяләп бетергесез хәзинәләр бар, аларны бергә җыйган вакытта Ибн Фадлан язмаларын тагын да аңлаешлырак итә. "Бу заллардагы безнең күз алдында булган "китап" (экспонатлар) Ибн Фадлан язганнарны тулырак аңларга ярдәм итә", ди Пиотровский.