Башкортстандагы эшсезлек кешеләрне Себергә куа

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстандагы эшсезлек сәбәпле кешеләр Себергә йөрергә мәҗбүр

Башкортстаннан 100 меңләп кеше Себергә йөреп эшли. Авыр шартларда акча эшләргә Себергә китүчеләр Урал аръягы районнарында аеруча күп. Алар моны үзләрендә эш булмау белән аңлата.

Республиканың башкортлар күпләп яшәгән Урал аръягы районнарын үстерү програмы тагын 5 елга озайтылды. Бу төбәк Башкортстан өчен бик мөһим төбәк. Әмма авыл халкы үзенчә яши бирә. Хәтта мал караудан да баш тарта. Элек монда эшсезләр булмаган. Заманында гөрләп торган ферма урынында хәзер диварлар гына тырпаеп утыра.

Темәс авылында 186 миллион сумлык сөт эшкәртү корылмасы төзелгән. Әмма бер каравылчы өчен генә хезмәт урыны булдырылган. Урындагы җитәкчеләр күпчелек ширкәтләр ачылмауны инвесторларга сылтый.

Баймак район хакимияте башлыгы урынбасары Зариф Ушанов: "Бөтен авылларда да эш урыннары булдырып булмый кисәк кенә. Ләкин без шул юнәлештә эшлибез. Авылларда эш урыннары булырга тиеш. Ә хәзер, элекке колхоз-совхозлар банкротлыкка эләккәч, эшсез кешеләр, чыннан да, бар".

Эш булмагач, кешеләр Урал аръягыннан күпләп күчеп китә. Бигрәк тә яшьләр эш эзләп Себер тарафларына юнәлә. Гомумән, Башкортстаннан 100 мең чамасы кеше Себергә йөреп эшли. Ягъни бу проблем Урал аръягына гына түгел, барлык Башкортстанга да хас. Фәүәз Байназаров шуларның берсе. Азатлык аның белән дә сөйләште:

– Ни өчен сез эшкә Себергә киттегез?

– Мин 2001 елда Себергә киттем. Аңа тикле колхозда автомеханик булып эшләдем. Шул акча мәсьәләседер инде. Күбрәк бартер булды бит инде. Чимал белән бирделәр. Итен дә аласың, шикәрен дә аласың. Бөтен шундый әйберләрне аласың. Акча күпме булды икән, бер 5 мең булдымы икән ул хезмәт хакы.

Себердән кайткан кешеләр анда сәламәтлек нык какшый ди.

– Саулык, мин дә шул саулык аркасында кире кайттым инде.

– Себер якларында Башкортстаннан кеше күпме?

– Анда иң күбесе Башкортстан һәм Татарстан егетләре эшли инде. Башнефть, Татнефть бар бит инде. 1970-80нче елларда бүлеп биргәннәр. Без эшләгән Пакачи каласында Пакачевнефтегаз иде, аңа тикле әзерләү, бораулауны Татнефть алып барган, ә Башнефть Когалымда алып барган. Шуңа Когалымда күбрәк башкортлар, бездә күбрәк Татарстаннан иде. Башкорт, татар егетләре күп инде.

– Себердән кайткан кешеләрдән Путинның, Медведевның, Матвиенконың коесы дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу чынлап та шулаймы?

– Ишетелеп кала. Путин, Медведевныкы дигәнне ишеткән булмады. Әмма егетләр Алексей II-нең вышкалары дип күрcәтә иде. Ишетелеп калдым, Пугачеваның вышкалары дип. Чынмы икән, әйтә алмыйм. Миңа патриархның вышкаларын гына күрсәттеләр.

– Димәк, дин әһелләренең дә Себердә үз кәсебе бар инде?

– Булгандыр инде, һәркемгә акча кирәк бит.

– Авылда эш булмаганлыктан, мәктәпләр, дәваханәләр ябылганлыктан башкорт, татар егетләре Себергә китәргә мәҗбүр инде?

– Бөтенесе дә шуңа бәйле. Авылда әйтәләр бит, эшлим дигән кеше эш таба, тырышырга гына кирәк дип. Бөтен кеше дә бертөрле корылмаган. Бөтен кеше дә бизнесмен булып тумый. Кайсы кешегә эш урыны әзерләргә кирәк. Эш урыны булса, эшкә бара. Үзе эш артынан йөргән кешеләр бик сирәк бит инде.