Министрлык: 2016да ярты миллион кеше эшсез калачак

Петербурда эш урыннары ярминкәсе

Русия Хезмәт министрлыгы 2015тә 500 меңләп кеше эшсез калган, 2016да да шундый ук хәл көтелә, дип белдерде.

Русия Хезмәт министры Максим Топилин ярты миллионлап кеше 2016 елда эшсез калачак, дип белдерде. Аларның 300 меңе инде тулы эш көненә чыкмый. Беренче чиратта сүз машина төзү сәнәгатендә эшләүчеләр турында бара. Министр вазгыять контрольдә, дип ышандырды.

"Хезмәт урыннары бетүе сәбәпле 200 мең кешенең эшсез калачагын беләбез", диде Топилин сишәмбе киңәшмәсендә. РБК язуынча, эшсезлек шулай ук финанс һәм банклар секторында, дәүләт һәм муниципаль идарә системында артачак.

Хезмәт министрлыгының 2016 елның 17 февраль игълан иткән соңгы саннарына караганда, Русиядә 1.046 млн эшсез теркәлгән. Бер атна эчендә аларның саны 1.6% арткан. Эшсезлек дәрәҗәсе төбәктән төбәккә аерыла - Ингушетия һәм Чечняда ул 12-13% булса, Тывада 4.7%.

Топилин төбәкләрне федераль үзәктән ярдәм көтмичә халыкны эш белән тәәмин итү юлларын үзләренә табарга чакырды.