Быел мәҗбүри урыс теле һәм математикадан тыш, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар тагын ике фәннән имтихан бирергә тиеш. Кайбер укучылар татар теле һәм татар әдәбиятын сайлаган.
1 мартта 2016 елда Төп дәүләт имтиханын (9нчы сыйныфтан соң) тапшыру өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. “Мәгариф” журналы сәхифәсе язуынча, быел мәҗбүри урыс теле һәм математика имтиханыннан тыш, укучылар тагын үзләре ике фәннән имтихан сайларга тиеш.
Татарстанда имтиханнарга барлыгы 34 меңнән артык кеше язылган. Шулар арасыннан 1330 укучы татар телен һәм 4 укучы татар әдәбиятын сайлаган. Моннан тыш, 56 укучы - чуаш, 9 укучы – мари, 6 укучы – удмурт теленнән имтихан бирергә булган.