Европа Берлеге БМОны Русиягә карата чикләүләргә кушылырга чакырды

Элегрәк Вашингтон Кырым Украинага кайтарылмый торып, Русиядән чикләүләр алынмаячагын әйтте.

Европа Берлеге Кырымның Русия тарафыннан басып алынуының ике еллыгына Мәскәүне халыкара хокукларны бозуда тәнкыйтьләвен һәм Украина суверенитетын, бөтенлеген тулысынча яклавын әйтте. Бу хакта 18 мартка каршы төндә Европа Берлегенә кергән 28 илнең чит ил министрлары һәм Европа Берлегенең тышкы сәясәт югары вәкиле Федерики Могерени белдерүендә әйтелә.

Европа Берлеге киләчәктә дә үз позициясендә калачак, шул исәптән санкцияләр мәсьәләсендә дә һәм БМОга кергән дәүләтләрнең әгъзаларын шундый ук чаралар күрергә чакыра диелә мөрәҗәгатьтә.

Анда шулай ук Кырымда кеше хокуклары бозылуы һәм хәрби куәтнең арттырылуы да борчылу тудыруы әйтелә.

Элегрәк Вашингтон Мәскәүне Кырым оккупациясен туктатып аны Украинага кайтарырга чакырды. Кырым Украинага кайтмый торып, Русиягә санкцияләрнең сакланачагын әйтте.

18 мартта Кремльдә «Кырымның Русия белән кушылуы» турында документ имзаланган иде. Бүген ике ел дигәндә Русия президенты Владимир Путин Кырымга сәфәр кыла. Русия шәһәрләрендә хакимиятләр уздырган митинглар уза. Шундый чара Казанда да каралган. Ул Меңъеллык мәйданында уза. Үткән елны әлеге чарада Украина хәрбиләрен шакаллар белән чагыштырган галим Игорь Бикеев үз чыгышы барышында килүчеләрне нацист ишарәте белән сәламләгән иде.

Матбугат чараларының кайберләрендә бу чарада мәҗбүри катнаштыру өчен югары уку йортларында һәм башка оешмаларга йөкләмәләр бирелгәне языла.