Кырымда Гаспринскийның 165 еллыгын искә алуга Казан да кушылды

Бакчасарайдагы Гаспринский йорт-музеенда 165 ләлә чәчәге утыртылды.

21-22 мартта Бакчасарай һәм Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринскийның тууына 165 ел тулуны билгеләп үттеләр. Чараларның берсенә Skype аша Казан зыялылары да кушылды.

Кырымтатар мәгърифәтчесе, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспринскийның 165 еллыгы уңаеннан Бакчасарайдагы Гаспринский йорт-музеенда 165 ләлә чәчәге утыртылды.

21 мартта узган бу чарада кырымтатар укытучылары, мәдәният, сәнгать әһелләре, галимнәр катнашты. Соңрак алар Гаспринскийның Зынҗырлы мәдрәсә комплексында урнашкан каберен зыярәт кылды.

Шул ук көне Акмәчеттәге Гаспринский һәйкәле янына кырымтатар җәмәгатьчелеге тупланды. Монда инде һәйкелнең бер ягында кырымтатар байраклары, икенче ягында Русия байраклары урнаштырылган иде.

Анда килгән Кырымның милләтара һәм сөргенгә дучар булган ватандашлар эшләре дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов, Кырымдагы Мәскәү куйган хөкүмәтнең вице-премьеры саналган Руслан Бальбек ни өчендер чыгыш та ясамадылар, бер сүз дә әйтмичә чыгып киттеләр чарадан.

Шунысы да күзгә ташланды – кырымтатар җәмәгатьчелегеннән берсе дә һәйкәлнең икенче ягында урнаштырылган Русия әләмнәре тарафына басмады. Һәммә кеше кырымтатар милли әләмнәре ягында торды.

Чыгыш ясаучылар күп булмады, алар арасында Кырымтатар язучылар берлеге рәисе Риза Фазыл, “Магариф” кырымтатар укытучылар оешмасы рәисәсе Сафуре Каджаметова, “Намус” оешмасы вәкиле Дилшад Ильясов булдылар. Ахырда һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Бу чарада катнашучылар соңрак Кырымтатар сәнгать музеенда Гаспринскийга багышланган икенче бер чарада катнаштылар. Анда мәгърифәтченең 165 еллыгы уңаеннан аның тормыш, иҗат юлына багышланган фотолар күрсәтелде, укытучы Шефика Абдураманова ярты сәгатьлек чыгыш ясады. Гаспринскийның “Көнбатышның шәме көнчыгышта кабызылды”, дигән сүзләрен китерде.

Кырымтатар сәнгать музее мөдире Сафия Әминова чыгыш ясый

22 мартта Акмәчеттәге Кырымтатар җөмһүрият китапханәсендә Исмәгыйль Гаспринскийның 165 еллыгы уңаеннан чыгарылган китапларны тәкъдим итү чарасы үтте. Казанда “Исмәгыйль Гаспринский” (авторы Надир Дәүләт), Кырымда “Россия, Запад и мусульманский мир” китаплары тәкъдим ителде. Татарстан китап нәшрияты һәм Кырымтатар җөмһүрият китапханәсе бу чараны Skype аша уздырды.

Skype аша аралашу

​Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапны тәкъдим итүдә Казаннан Дәүләт шурасы депутаты, язучы Разил Вәлиев, Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстан китап нәшриятының баш мөдире Илдар Сәгъдәтшин, “История татар в лицах” сериясе авторы Булат Хәмидуллин, тәрҗемәче Булат Ногманов катнашты.

“Миңа бу китапны әзерләү авыр булмады, чөнки бу китапта чагылдырылган фикерләр, рух миңа бик якын булды”, диде китапның мөхәррире Рәшид Кадыйров.

Кырымда урыс телендә нәшер ителгән “Россия, Запад и мусульманский мир” китабын тәкъдим итүдән соң Гаспринскийга багышланган укулар барышында аның турында чыгышлар яңгырады.

Skype аша үткән бу чарада Кырым белән Татарстан арасындагы уртак багланышлар, канкардәшлек, уртак тарих, борынгы элемтәләр хакында да сүз барды. Исмәгыйль Гаспринский, Шиһабетдин Мәрҗәни һәм башкалар моның ачык мисаллары булып тора диелде. Гаспринскийның “Телдә, фикердә, эштә берлек!” шигаре төрек-татар дөньясын якты юлга чакыручы, берләштергән шигар булып калачак диелде.

Шуны әйтергә кирәк, Русия кырымны аннексияләгәннән соң Кырымда хакимияттә утырганнарның, ни өчендер, Гаспринскийга аеруча игътибар бирә башлаганы сизелеп тора. Күрәсең, Гаспринскийның “Русия мөселманнары“, ”Русия һәм Көнчыгыш” һәм башка хезмәтләрендә бүгенге хакимият үзенең сәяси хыялларына ниндидер рухи нигез эзләргә маташа.