Яндекс.Сүзлекләр хезмәте үз эшен рус теленең аңлатмалы сүзлекләрен һәм тәрҗемә сүзлекләрен урнаштырудан башлаган иде. Аның базасында йөзләрчә сүзлек материалы тупланган иде. Бик тә җиңел: кирәкле сүзне махсус тәрәзәгә кертеп, аның төрле сүзлекләрдә аңлатмасын, тәрҗемәсен, синоним-антонимнарын һәм башка кирәкле мәгълүмат табып була.
Яндекс ширкәте тараткан белдерүдә бу хезмәтнең ябылачагын игълан итте. Төп сәбәбе Яндекс.Тәрҗемә хезмәтенең популярлыгы кимү белән аңлатыла. Янәсе, күпчелек кулланучылар хәзер сүзгә-сүз тәрҗемәсен түгел, ә җөмлә яки текст тәрҗемәләрен эзли. Өстәвенә, Яндекс.Тәрҗемә хезмәте аерым сүзләрне тәрҗемә итүдә дә ярдәм итә ала, дөрес бу очракта хилафлыклар һәм хаталар очрарга мөмкин.
Кайбер мәгълүмат чаралары язып чыкканча, Яндекс ширкәтенең авторлык хокуклары ягыннан авырлыклары бар. Ягъни, урнаштырылган сүзлекләрнең барысы да ирекле лицензияле түгел, аларны булдыру шактый күп акча һәм көч таләп итә. Дөресме-юкмы, тик Яндекс соңгы арада Русия хөкүмәтенең "пиратлык" белән көрәшүе нәтиҗәсендә рәхәтсезлек кичерә. Иң соңгы мисал - Яндекс.Музыка бүлегендәге язмалар.
Узган ай Азатлык Яндекс.Хәбәрләр бүлегенең ябылу ихтималы турында хәбәр иткән иде. Русия Дәүләт думасында хәбәр хезмәтләрен (шул исәптән Яндекс һәм Google яңалыкларын да) мәгълүмат чараларына тиңләү тәкъдим ителгән иде. Бу очракта Яндекс һәр җыйган хәбәр өчен җавап тотарга тиеш булачак. Хезмәтнең көненә 7 меңләп мәгълүмат чарасыннан 100 меңгә якын хәбәр җыюын исәпкә алсаң, бу эш мөмкин түгел. Шуңа бәйле хәбәр хезмәтләре дә куркыныч астында булып чыга.
Әлегә Яндексның Тәрҗемә бүлеге үсеш кичерә. Аның нигезендә машина тәрҗемәсе технологиясе ята. Ул һәм аерым сүзләрне, һәм җөмлә-текстларны, һәм дә тулы сайтларны да тәрҗемә итә ала.
Дөрес, бу очракта тәрҗемәләр сыйфаты сорау тудыра. Әйтик, узган ел Яндекс үз тәрҗемә хезмәтенә татар телен дә өстәгән иде. Ул вакытта ук аның тәрҗемәләре шактый "кыек" булганы әйтелгән иде. Татар теле бирегә сынау рәвешендә (бета-версия) буларак өстәлгән иде. (Күптән түгел анда башкорт теле дә өстәлде.) Инде бер елга якын вакыт узуга, татар теле һаман бета-версиядә эшли. Шулай да Яндекс кебек интернет-гигантының татар телен үз теләге һәм көче белән үз сайтына өстәве - ихтирамга лаек адым. Яндекс сайтының интерфейсы һәм почтасы да татар телендә эшли.