Бу атнада Чаллыда Кытайның Haier заводы ачыла.
Чаллыда 22 апрель суыткычлар җитештерүче Haier заводы ачыла. Ачылуга Татарстан премьер-министры Илдар Халиков бара, дип яза "Реальное время".
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ул көнне Haier корпорациясе башлыгы Лян Хайшань белән очрашачак. Кытай бу берләшмәгә $55 млн. керткән.
Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә суыткычлар җитештерүче ПОЗиС ширкәте бар. Март аенда Татарстан икътисад министры Артем Здунов Кытай ширкәтенең кирәклеген аңлаткан иде. Ул Кытай ширкәтләрен кертергә кирәкме, юкмы дигән мәсьәләдә: "һичшикчез кирәк, һәм аларның югары технологияләрен кулланырга өйрәнергә кирәк", дигән фикердә торуын әйтте. Ә ПОЗиС белән Haiеr суыткычларын бәя ягыннан аерып булыр һәм көндәш булмас дигән аңлатма бирде ул.