Милли җәмәгатьчелек вәкилләре: Әби-патша урынына Мәрҗәни һәйкәле кирәк
Your browser doesn’t support HTML5
Казанда Әби-патшага истәлек билгесен кую планнары игълан ителгәннән бирле татар җәмгатьчелегендә бәхәсләр тынмый. Социаль челтәрләрдә яшьләр Әби патша мәчет төзергә рөхсәт итсә дә, һәйкәлгә лаек түгел, бигрәк тә ул Кабан күле кебек изге җирдә, Мәрҗәни мәчете каршында торырга тиеш түгел дигән фикер әйттеләр. Азатлык хәбәрчесе патшабикә Екатерина IIгә Кабан күле ярында һәйкәл кую мәсьәләсенә карата фикерен белергә теләп милли җәмәгатьчелек вәкилләренә мөрәҗәгать итте.