"Мемориал" оешмасы Башкортстаннан 23 мөселманны сәяси тоткын дип таныды

Әлеге мөселманнар арасында “Мөселманнар проблемаларын тикшеренү үзәге” башлыгы һәм “Мөселманнар хокукы өчен” оешма лидеры да бар.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Башкортстаннан 23 мөселман, аерым алганда Рөстәм Латыйпов, Линар Вахитов, Радик Әхмәтов, Фәнис Әхмәтшин, Рөстәм Галлямов, Ришат Гатауллин, Илгиз Гыймалетдинов, Александр Корнев, Азамат Каюмов, Радмир Максутов, Ринат Мамаев, Фәрит Мостафаев, Хәллил Мостафин, Ринат Нурлыгаянов, Артур Сәлимов, Ирек Таһиров, Арамис Фазылов, Данис Фәйзрахманов, Рафаил Фәттахов, Руслан Фәттахов, Рөстәм Хәмзин, Шамил Шарипов һәм Урал Якуповны сәяси тоткын дип саный. Бу хакта оешманың махсус белдерүендә әйтелә.

Барлык әлеге кешеләр Русиядә террорчы дип тыелган «Хизб ут-Тәхрир» оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп 2015 елның февралендә кулга алынды.

Тикшерүчеләр әлеге кешеләр Хәлифәт төзүне максатып итеп, Уфада «Хизб ут-Тәхрир» оешмасына кергән дип саный. Шулай ук өч гаеләнүчедән тыш, калганнары Русиягә, Конституциягә каршы яшерен эшчәнлек алып барган һәм Башкортстан халкын бу оешма эшчәнлегенә җәлеп итәргә тырышкан дигән фикерне алга сөрә.

"Мемориал" оешмасы барлык гаепләнүчеләрне дә гаепсез дип саный. Мәхкәмә эшләренең барсендә дә бу оешманың террор яки көч куллану эшчәнлеге турында фактлар юклыгы әйтә. Бу кешеләрдә бернинди корал, шартлаткычлар табылмаган һәм хакимиятне кулга төшерү яисә берәр дәүләт оешмаларына һөҗүм ясау планнары да ачыкланмаган. Шул сәбәпле оешма әлеге кешеләр дини карашлары өчен генә ирегеннән мәхрүм ителгән һәм тиз арада сак астыннан азат ителергә тиеш дип саный.

Билгеле булганча алар арасындагы Рөстәм Латыйпов “Мөселманнар проблемаларын тикшеренү үзәге” башлыгы, Линар Вахитов “Мөселманнар хокукы өчен” оешмасы лидеры булып тора.