Европа Төркия ватандашларына визаны бетерү турында белдерәчәк

Европа Комиссиясе чәршәмбе көнне Төркия ватандашларына Европа илләренә визасыз килү тәкъдимен игълан итәчәк, дип көтелә.

Европа илләренең кайбер мәгълүмат чаралары Европа Комиссиясе Төркия ватандашларына Европа илләренә визасыз килергә мөмкинлек бирергә әзер, рәсми белдерү зур ихтимал белән чәршәмбе көнне ясалачак, дип язып чыкты. Reuters мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Әнкара бу карарны тизләткән. Төркия Европа Берлеге визаны бетермәсә, качаклар турындагы килешүдән чыгачагы белән янаган.

Европа Берлеге үзендәге Сүрия һәм Якын Көнчыгыштан килгән качакларның бер өлешен Төркиягә җибәреп, моның өчен Әнкарага акча һәм визасыз режим вәгъдә иткән иде.

Европа Берлеге илләренең барысы да Төркия ватандашларын визасыз кертергә риза түгел. Берлек әгъзалары Әнкарага 72 шарт куйды, аларның күбесе әле үтәлмәгән. Иң җитди таләпләр арасында Төркиянең Кыпрысны тануы һәм үз илендә кеше хокуклары торышын яхшыртуы иде.