"Татар теле белән бәйле уңай хис-кичерешләр тудырырга кирәк"

Данил Әхмәтшин

Интернетта шәхес үсеше, үз-үзеңне камилләштерү турында яңа татар сайты ачылды. MAKSAT исемле бу ресурс актив татар яшьләре өчен булдырылган. Азатлык сайтның авторы белән сөйләште.

Соңгы арада интернетта сыйфатлы һәм яшьләрне кызыксындыра торган ресурслар саны арта. Узган ел татар телендә фәнни-популяр язмалар тәкъдим иткән "Гыйлем" проекты актив эшләп китсә, быел дөньяны яхшыга таба үзгәртү максатын тоткан "Җиһан" эшен башлады.

Май башында исә MAKSAT исемле үзенчәлекле сайт эшли башлады. Аның эчтәлеге һәм интернетта татар теле урыны турында без сайт авторы Данил Әхмәтшин белән сөйләштек.

Данил үзе Себернең Красноярски шәһәреннән. Дүрт ел Актанышта сәләтле балалар өчен гимназия-интернатта белем алган. IT проектлар белән нык кызыксына, хәзерге вакытта Иннополис университетында белем ала.

Данил, яңа ачылган сайтның эчтәлеге нидән гыйбарәт?

MAKSAT - төрле техник чаралар һәм ысуллар тәкъдим итү аша шәхеснең үз-үзен камилләштерүенә юнәлтелгән һәм максатчан, эшлекле татар яшьләрен берләштереп, аларның үсешенә уңай йогынты ясый торган проект.

– MAKSAT проекты актив, аек фикерле яшь кешеләргә берләшергә, яңа белем-осталыклар алырга мөмкинлек биргән мәйданчык дип уйланылган. Күбесенчә, биредә тайм-менеджмент, эффектив эш итү, сәламәт яшәү рәвеше, белем офыкларын киңәйтү темалары күтәреләчәк. Бу мәйданчык нигезендә без киләчәктә ишетәчәк кызыклы һәм файдалы проектлар барлыкка килер дип өметләнәм.

Материаллар башка телләрдән тәрҗемә генә булачакмы? Уңышка ирешкән татарларны җәлеп итү теләге юкмы?

– Нигездә, без үзебездә cынаган төрле файдалы методикалардан кыска текстлар әзерләргә телибез. Әйтик, әле әзерләнгән "Помидор ысулы" язмасында безнең ике администратор көнкүреш тормышта актив кулланган методика тасвирлана. Ул энтузиазм тудырмаган биремнәрне башкаруда ярдәм итә.

Русиядә үз-үзен үстерү темасында "МИФ" исемле нәшрият йорты бик нәтиҗәле эшли. Аларның тәҗрибәсен өйрәнеп, аны үзебез дә кулланырга тырышырбыз.

Әлбәттә, тормыштан чын мисаллар да кирәк. Уңышка ирешкән төрле кешеләр белән материалларны интервью форматында чыгарырга уйлыйбыз. Гомумән, сайтыбыз төрле форматларга ачык, аудиториябезгә кызык булган нәрсәләрне күрсәк, аларны оста итеп кертеп җибәрергә тырышырбыз.

Сайт язмаларының берсе

​ – Синең күзаллавыңда, MAKSAT аудиториясе кемнәр ул?

– Безнең укучыларыбыз яшь, проактив, максатчан татар телле (яки татар телен тырышып өйрәнгән) кешеләр. Проектыбыз нәкъ аларга юнәлгән.

Күптән түгел Memrise кушымтасында татар теле өчен аерым категория ачылган. Моны ничек башкардың?

Memrise исемле мобиль кушымта бар, аның ярдәмендә көненә 5-15 минут аерып, зур күләмле сүзләр базасын өйрәнеп була. Аның турында белүгә үк, татар теле курсы барлыгын тикшерергә булдым. Ул бар иде, тик сыйфатлы түгел иде. Башка телләр белән беррәттән татар теле өчен аерым категория дә юк иде.

Дәүләт нигезендә ике дәүләт теле өчен дә бертигез дәрәҗә тудырырга кирәк

Казанның 2нче лицей-интернаты егетләре ярдәмендә без аерым татар теле курсын булдырдык. Аны инде 300дән артык кеше йөкләгән, бу татар теле өчен аерым категория ачуга мөмкинлек бирде. Хәзер сүзләрне темалар буенча өйрәнү курсын һәм сирәк сүзләр бүлеген ачарга ниятлибез.

Синең инде "Гыйлем" проектында да тәҗрибәң тупланган бит...

– Әйе, "Гыйлем"дә мин сайтның эше, социаль челтәрләрдә төркемнәрнең бизәлеше өчен җавап бирәм. Аны бик сыйфатлы һәм яхшы проект дип саныйм.

Татар телле интернет, синеңчә, нинди хәлдә?

– Соңгы арада татар телле интернет-ресурслар саны һәм сыйфаты үсештә. Минемчә, бу һәм татар телен, һәм интернет-технологияләрне якын иткән буын үсүе белән бәйле. Яшь буында татар теле белемен үстерү хәзерге вакытта үтә дә әһәмиятле.

Актанышлылар өчен рус телендә эленгән реклам, элмә такталары, сайтларны күргәч, бу бик сәер булып күренә

Актаныш районында, мисал өчен, халыкның 98%-ы татар. Анда актанышлар өчен рус телендә эленгән реклам, элмә такталар, сайтларны күргәч, бу бик сәер булып күренә. Һәр кешегә аның туган телендә мөрәҗәгать итү рәхәтрәк бит. Бу күренеш якын арада яхшыга таба үзгәрер дип өметләнәм.

Синеңчә, бүгенге көндә татар теленең үсеше, заманча булуы өчен ниләр кирәк?

– Дәүләт нигезендә ике дәүләт теле өчен дә бертигез шартлар тудырырга кирәк. Татар теле турында рус телле халыкта да дөрес күзаллау тудыру мөһим. Балалар бакчасыннан бирле көчләп "чит" телне укыту, кызганыч ки, хәзергә бары тик негатив тудыра.

Татар телен тәкъдим итүдә барысы да югары сыйфатта булырга тиеш. Балалар ничек яши, аралаша, нәрсә белән кызыксына, нәрсә уйный – хәзер үк менә боларга игътибар бирергә кирәк. Аларның дәрәҗәсендә татар теле белән бәйле уңай хис-кичерешләр тудырырга кирәк.