"Мәрҗәни һәйкәле якын арада куелачак"

Your browser doesn’t support HTML5

Әби-патшага һәйкәл бәйгесен игълан иткәннән соң башланган бәхәсләрдә татар җәмәгатьчелеге татар әһелләрен мәңгелләштерүнең шулай ук актив бармавына үпкә белдергән иде. Казанның архитектура, шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая шул уңайдан Азатлык сорауларына җавап биреп, Мәрҗәни, Такташ, Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл кую планнары хакында аңлатмалар бирде. Аның сүзләренчә, Әби-патша һәйкәленә казаннар каршы булса, бәйгедә җиңүче сайланмаска мөмкин. Мәрҗәни һәйкәле якын арада куелачак, ә Олуг Мөхәммәд белән Сары Садыйкова сыннарын әлегә кайсы урында урнаштыру хакында килешмә алмыйлар.