Кытайның Сычуань вилаяте Татарстаннан соң Башкортстан белән килешүләр төзи

Себердә Кытай ширкәтләре төзелешләрдә эшли

Башкортстанга Кытайның Сычуань вилаяте белән хезмәттәшлек турында килешү төзергә кулшылды. Чуашстанда Кытай белән агропарк төзелми калды.

Башкортстан хөкүмәте Сычуань вилаяте эшкуарлары белән килешүләр төзи, аларның эчтәлеге хәбәр ителми, дип яза "Коммерсант".

2015 елның көзендә Сычуань вилаяте эшкуарларына БДБ илләрендә ярдәм итү үзәге төзелде. Кытай $270 млн күләмендә инвестиция кертеп беренче агропаркны 2019 елга кадәр Чуашстанда ачу турында килешү төзегән иде. 2015 елда моның өчен Канаш районындагы җирләр бүленде, әмма тарафлар килешә алмыйча проектны тормышка ашырмаска булды. Башта проектның хылыкка файда китерәчәген сөйләгән Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьев гаепне Кытай ягына аударды. 2016 елның февралендә "Чуашстан-Сычуань" агропаркы проектының булмаячагы, башка төбәк белән сөйләшүләр баруы хәбәр ителде. Русия-Кытай сәүдәгә ярдәм итү пулаты секретаре Ирина Сорокина Русия Кытай акчасына артык тиз ышанды, ди.

"Минемчә, Русия "көнчыгышка таба борылабыз" дигәнне артык хисле кабул итте. Кытайларның җавабы салкынрак булды. Без инвестиция ага башлар дип көттек, әмма алар карарларны һәр адымны үлчәп, ашыкмыйча кабул итә", диде Ирина Сорокина "Власть" басмасына әңгәмәдә.

Сычуань вилаяте эшкуарлары Татарстанда һәм Башкортстанда сөт һәм ит җитештерәчәк, яшелчә үстерү ширкәтләре ачачак. Татарстанда бу проектка $400 млн акча кертелә. Башкортстанга инвестиция күләме әлегә билгеле түгел.

Апрельдә Чаллыда суыткычлар җитештерүче Haier заводы ачылды. Кытай бу берләшмәгә $55 млн керткән.