CNN: Русия Сүриядә әйтелгәнгә караганда күбрәк гаскәр тота

Русия солдатлары Һәмәймим хәрби ныгытмасында Җиңү көненә әзерләнә

CNN журналисты Сүриядә булып, Русия гаскәрләре һәм хәрби техникасы белдерелгәнгә караганда күбрәк булырга мөмкин, әлеге хәл "бу армиянең тиз генә китәчәгенә ошамаган", дип яза.

Русиянең Сүриядә гаскәрләре һәм хәрби коралы әйтелгәнгә карганда күбрәк, дип белдерә CNN корреспонденты. Ул шушы көннәрдә генә Сүриянең Пальмир шәһәрендә халыкара журналистлар төркеме эчендә була.

Сүрия армиясе, аның беректәшләре һәм Русия авиациясе ярдәмендә азат ителгән шәһәрне прессага күрсәтү өчен сәфәрне Русия армиясе оештыра. Әмма Фредерик Плейтгенны, беренче чиратта, илдә Русия гаскәрләренең күзгә күренерлек күп булуы гаҗәпләндерә.

Журналистлар Сүриянең Латакия шәһәреннән ил эчендәге Пальмирга кадәр барганда Урта диңгез буенда, Һомс шәһәре янында һәм Пальмир кырыенда Русия боралаклары ныгытмаларын күрә.

Латакиядәге Һәмәймим хәрби-һава ныгытмасында Русиянең дистәләрчә очкычы, хәрби боралаклары, танклары, бронетранспортерлары, ракета ату җайланмалары бар. Илнең башка төбәкләрендә дә Русиянең җир өсте көчләрен күрү журналистны гаҗәпләндерә.

Пальмир янында Русиянең хәрби ныгытмасы бар, рәсми мәгълүматларга күрә, анда мина эзләүчеләр урнашкан. Әмма журналистлар бу ныгытмада хәрби пехота өчен машиналар, бронемашиналар һәм "Панцирь-С1" ракета аткычларын күрә.

CNN журналисты Русия гаскәрләренең, хәрби техникасының Сүриядә күпме икәнен белеп булмый, әмма анда берничә мең хәрби булырга мөмкин, дип яза. "Бу армия Сүриядән якын арада гына китәргә ошамаган", дигән нәтиҗә ясый Фредерик Плейтген.

Март уртасында Кремль Сүриядән хәрби контингентының күп өлешен чыгаруын игълан итте. Әмма, көнбатыш чыганаклар, Сүриядән 20гә якын очкыч китте, дип белдерде. Рәсми мәгълүматларга күрә, узган елның октябрь аенда Сүриядә Русиянең 34 хәрби очкычы булган.