ATR бәйсез кырымтатар телеканалы 18 май – матәм чараларына сөргенне искә алу символикасы тәкъдим итте
ATR телеканалының дизайнерлары Кырымтатар халкын геноцид корбаннары буларак искә алу көне – 18 май матәм чараларына үзенең символикасын эшләп чыгарды. Кырымтатарларны яклаучыларга, алар белән бергә булганнарга матәм чараларында бу символиканы кулланырга тәкъдим ителә.
Әлеге рәсемнәр белән түштамгалар да чыгарылачагы хәбәр ителде.