"Сара Садыйкова һәйкәле йә Әхтәмов урамында булачак, йә бөтенләй куелмаячак"
Your browser doesn’t support HTML5
Мәшһүр композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская бу көннәрдә 2014 елда башлаган калын җурналын күтәреп, оешмадан оешмага йөри. Ул "Җидегән чишмә" җырына багышлап ясалган һәйкәл-композицияне Юнысов мәйданына кую карарын яклаучылардан имза җыюны дәвам итә.