Украинаның халык артисты исемен алган Җамала Русия ватандашлыгы тәкъдимен кире какты

Украина президенты Петр Порошенко һәм җырчы Җамала. Киев, 16 май 2016

Украина президенты Петр Порошенко Евровидение бәйгесендә җиңү яулаган кырымтатар җырчысы Җамалага Украинаның халык артисты исемен бирде.

Халык артисты билгесен Порошенко 16 май Киевта Җамала (Сусанна Джамаладинова) белән булган очрашуда тапшырды.

“Синең җиңүеңнең украин халкы өчен дә, кырымтатарлар өчен дә әһәмияте зур. Кырымтатарларның 72 ел элек булган фаҗигале тарихы, Кырым аннексиясе, Украинадагы хәлләр хакында инде дипломатлардан тыш гади кешеләр дә беләчәк. Бар дөнья Украинаны яклады, бу абстракт Украинаны яклаү түгел, бу Украина һәм Кырымны, кырымтатарларны яклау. Кырым мәсьәләсенең бүген беренче битләргә күренүенә син зур өлеш керттең”, диде президент.

Кырымның Мәскәү билгеләгән хакимиятләре дә, Украинадан калышмыйча, Җамалага үз “бүләкләрен” тәкъдим итте. Кырымның Мәскәүдәге вәкиллеге җитәкчесе, Кырым вице-премьеры Георгий Мурадов Җамалага украин ватандашлыгын Русиянекенә алмаштырып тарихи Ватанына кайтарга тәкъдим итте.

“Ватандашлыкны алмаштыру белән бәйле формаль эшләрне башкарып, үз Ватаныңа кайтып чыгышлар ясарга кирәк. Шулай ук озакка сузылган сөргенлек темасын да инде бетерергә кирәк”, дигән Мурадов.

17 май Киевта узган матбугат очрашуында Җамала моңа җавап итеп: "Минем бер ватандашлыгым бар, рәхмәт, башкасы кирәкми", диде һәм Кырымга күченү тәкъдимен кире какты. Ул шулай ук киләсе елда Украинада үтәчәк Евровидение бәйгесендә Русия катнашырга тиеш дип санавын да белдерде.