Рамил Беляев: "Болгар ислам академиясе заманча имамнар әзерләсен иде"

Your browser doesn’t support HTML5

21 май тарихи Болгарда Изге Болгар җыены һәм Болгар ислам академиясенә нигез ташы салу чарасы үтте. Финляндия татарлары имамы Рамил Беляев җыенны татарны берләштерә торган чара дип бәяләде һәм академия киләчәктә татар халкына заманча фикерле, "конкурентоспособный" имамнар чыгарсын иде диде.