Казан мөселман киносы фестиваленең бюджеты быел яртылаш киметелергә мөмкин

Казан мөселман киносы фестивале (архив фотосы)

Казан мөселман киносы фестивале быел акча җитмәү сәбәпле түбәнрәк сыйфатта узарга мөмкин, дип белдерде "Татаркино" оешмасы җитәкчесе Владимир Батраков. Былтыр 14 миллион сум булса, быел финанс министрлыгы сигез миллион да җитә дигән. Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте бу мәсьәләдә җавап бирмәде.

Владимир Батраков сүзләренчә, Татарстан һәм Казанның брендына әверелгән мөселман кинофестивален иртәгә үк ачарга мөмкин, әмма аны тиешле финанслау юк.

“Ике миллион бар, ә калган акчаларны кайдан алачагыбыз билгесез. Фестивальне башлаячакбыз, тик һәрвакыттагыча барысы да бурычка эшләнеләчәк. Бу, әлбәттә инде, фестивальнең сыйфаты төшүгә китерә”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Владимир Батраков, "Татаркино" оешмасы җитәкчесе

Финанс мәсьәләсен ачыклау өчен без мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә шалтыраттык. “Биш минуттан шалтыратыгыз”, дип җавап кайтардылар. Ләкин биш минуттан соң да, ун, егерме минуттан соң да җавап бирүче булмады.

Узган атна Татарстан дәүләт шурасында республикадагы кино сәнгатенә багышланган матбугат очрашуында мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, “финанс министрлыгы фестиваль сметасына экспертиза ясаган һәм аны уздыруга сигез миллион сум акча җитә”, дип белдергән иде. Узган ел фестивальне уздыру 14 миллионга төшкән булган.

“Узган ел да башта сигез миллион бүленде, фестиваль узганнан соң гына башка акчалар күчерелде. Билгеле, шуңа бәйле рәвештә кыенлыклар туды. Хәзер без президентка мөрәҗәгать әзерлибез һәм ул акчаларны алдан алырга телибез”, дигән иде министр урынбасары.

Мөселман киносы фестивален матбугат чаралары Русиядә иң яхшы фестивальләренең берсе буларак билгеләп үтә. Әмма быел илдәге кризис ныграк тәэсир иткән күрәсең. “Татаркино” җитәкчесе сүзләренчә, финанс мәсьәләләре бүгенгә кадәр хәл ителмәгән. Татарстан президенты узган елдагыча акча бирер дип өметләнәләр.