Уфада "Евразия йөрәге" халыкара сәнгать фестивале тәмамланды

Фестиваль Уфаның Конгресс-холл артындагы амфитеатрда, ачык һавада узды

Фестиваль биш көн буе дәвам итте. Ул Уфаның Конгресс-холл артындагы амфитеатрда, ачык һавада узды. Аны саф һава концертлары дип тә атадылар.

Чара 25 май симфоник төн белән башланып китте. Анда Кытай, Урта Азия илләре музыкантлары чыгыш ясады. Тамашада башлыча республика музыкантлары: Башкортстанныңяшьләр симфоник оркестры, студентлар, музыкантлар чыгыш ясады.

Симфоник төн

26 май кино төне узды. Кино төне балалар өчен “Алдар һәм бүре”, “Ахмак бүре” мультфильмнарын күрсәтү белән башланды. Аннан соң “Башкортостан” киностудиясе төшергән “Етегән”, “Визит” һәм башка фильмнар күрсәтелде.

27 май Курайфест дигән чара узды. Көндез Уфа сәнгать училищесында Башкортстан курайчылары берлегенең IV корылтае узды. Анда Курайчыларның федераль оешмасы төзелде. Ул Уфада эшләячәк. Инде федераль оешманың Чиләбедә бүлекчәсе дә төзелгән, якын араларда Ханты-Манси автоном округы, Ырынбур өлкәсе һәм Татарстанда да оешачак. Берлеккә рәис итеп 2014 елда узган Курай бәйрәмендә Гран-при алган Артур Гайсаров сайланды. Идарә, 12 кешедән торган аксакаллар шурасы оештырылды. Кич амфитеатрда курайчылар чыгыш ясады. Алар арасында “Алтынай” исемле хатын-кызлар төркеме дә бар иде.

Добрыня Сатинга бүләк тапшыру

28 май ике чара - “Урал моңы” фестивале һәм Этнотөн дигән чара узды. узды. “Урал моңы” фестивалендә Гран-при Бурят республикасыннан килгән Добрыня Сатинга бирелде. Аңа акчалата 200 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

Этнотөндә Бурят, Казакъстан, Молдовия һәм Башкортстан республикасының рок-төркемнәре чыгыш ясады. Иң көчле алкышларга Казакъстаннан килгән “Алдаспан” этник төркеме лаек булды. Алар электр думбраларында чыгыш ясады. Алып баручылар сүзләренә караганда, электр думбралары башка илләрдә юк.

Уфада узган "Урал моңы" фестивалендә кырымтатар җырчысы Әминә Мостафаева да катнашты. Чара барышында Азатлык хәбәрчесе аның белән әңгәмә корды.

Your browser doesn’t support HTML5

Әминә Мостафаева: "Жамала кырымтатарларны дөнья кимәленә күтәрде"

“Евразия йөрәге” исемле халыкара сәнгать фестивале кысасында башка чаралар: түгәрәк өстәлләр, флешмоблар, бәйгеләр дә узды. Шуларның иң зурларының берсе 29 май үткән “Милли киемнәр көне” дигән йөреш. Анда милли киемнәргә киенеп килгән кешеләр Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры янында җыелып, Конгресс-холлга кадәр юл узды. Анда башкорт, урыс, татар, чуаш, поляк, украин һәм башка халыкларның милли киемнәрен күрергә була иде. Йөрештә башкаланың югары уку йортларыңда белем алучы Кытай, Һиндстан һәм Вьетнам студентлары да катнашты. Чара кысасында “Башкортча киен!” дип аталган флешмоб та үтте. Салават Юлаев мәйданында милли киемнәр белән сәүдә итү оештырылды. Чараларда йөзләрчә кеше катнашты.

Your browser doesn’t support HTML5

Уфада башкорт милли киеме җыены узды

“Евразия йөрәге” исемле халыкара сәнгать фестивале 29 май зур Гала-концерт белән тәмамланды. Анда Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Молдова һәм Русия төбәкләреннән килгән сәнгать осталары чыгыш ясады.

Берничә өлештән торган тамашада элекке көннәрдә булган симфоник төн дә, кино сәнгате дә, этнографик мәдәният тә чагылыш тапты. Кич буе сәхнәдә Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры булды. Классик, джаз, этник һәм рок әсәрләр – һәртөрле зәвыкка туры килерлек чыгышлар яңгырады.

Гала-концерт

Архангель районыннан Зилим әбиләренең “Русские узоры” һәм Әбҗәлил районыннан башкорт апаларының “Миләш” фольклор ансамбльләренең “Аргымак” этно-рок төркеме белән берлектә дәртле җырлар башкаруы тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Азәрбайҗаннан “Онс” иҗади төркеме солисты Илһам Назаровның репертуары да үзенчәлекле иде. Абхазиянең “Кавказ” бию ансамбле бу көннәрдә Уфада гастрольдә. Аларның да бу тамашадагы балкышлы киемнәрдәге чыгышлары мәйданга чыгып үзең бии башларлык дәртле иде.

Бурятиядән "Намгар" төркеме

Тамашаның төп өлешендә “Урал моңы” халыкара сәнгать бәйгесендә җиңүчеләрнең чыгышлары тыңланды. Гран-прига лаек булган Алтайдан килгән музыкант Добрыня Сатин тагын бер тапкыр искитмәле матур көй-моңнар тыңлатты. Татарстанның “Ямьле”, Бурятиянең “Намгар” ансамбльләре, Кырымнан Әминә Мостафаеваның чыгышлары да озак алкышларга лаек булды.

Тамаша йомгаклау җыры һәм амфитеатр артында бар күк йөзен балкыткан салют белән тәмамланды. Зур колачлы халыкара бәйрәмне үткәрү федераль үзәктән һәм республикадан алынган грантка мөмкин булды.