Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов белән очрашуда Кирилл күптәннән Уфада булырга җыенуын, Екатерина IIнең ислам үзәге итеп Уфаны сайлавының юкка түгел икәнлеген әйтте. Аның сүзләренчә, моңа милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең дустанә булуы сәбәпче булган. Ул шулай ук урыс православлары динне кылыч ярдәмендә таратмавын да әйтте. Башкортстанда православ гыйбадәтханәләр, монастырь-чиркәүләр төзү һәм төзекләндерү өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Хәмитов Патриархка визиты өчен зур рәхмәт белдерде. Киләчәктә дә чиркәүләр төзергә ярдәм итәргә ышандырды.
Шул ук көнне патриарх мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Очрашу үзәк нәзарәттә узды. Анда динара дуслык, хезмәттәшлек турында фикер алышу узды. Тәлгать Таҗетдин Кириллга мактау сүзләре яудырып шулай диде:
“Хөрмәтле Изге зат! Дин, халык, ватанга хезмәт итүдә без сездән үрнәк алабыз. Без ватанны сайлап алып булмый, аны Ходай бирә дигән гыйбарәдән чыгып эш тәбез. Күршеләрне дә сайлап алып булмый, ул да Ходай ихтыярында, ә күрше үз туганың кебек”.
Тәлгать Таҗетдин патриах Кириллга нәзарәт биналарын һәм “Лалә-Тюльпан” мәчетен күрсәтте. Очрашу истәлеге итеп коллекция өчен эшләнгән алтын таяк (посох) бүләк итте. Кирилл исә аңа алтын кубок тапшырды.
Кирилл Уфада вакытта Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов белән дә очрашты. Дөрес, моны рәсми мәгълүмат чаралары күрмәмешкә салына. Кирилл очрашуда Мортаза Рәхимовка I дәрәҗәле Сергий Радонежский ордены тапшырды. Аннан алар Салават Юлаев проспектында мәчет бинасы төзелешен карадылар.
Шуны да әйтергә кирәк, Кирилл Башкортстанга сәфәре вакытыңда булган барлык православ чиркәүләр дә заманында Мортаза Рәхимов җитәкләгән “Урал” фонды ярдәмендә төзелде һәм төзекләндерелде.