Фәридә Мөхәммәтҗанова – Казанда яшәүче мөслимә. Ислам кануннары нигезендә яшәүче гаиләдә туганга күрә яулык бәйләү-бәйләмәү мәсьәләсе тумаган. Бүген Фәридә Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетта белем ала. Укуын тәмамлаганда ул җәмәгатьчелек туклану урыннарында технолог белгече дипломын алачак. Хәзергә уку нигезендә студентларга туклану урыннарында стажировка узу каралган. Җәй көнне бераз акча эшләп алу максаты белән дә яшьләр буш вакытларын уздырмый, эшкә урнашырга тырыша. Быел Фәридә эшкә урнашканда каршылыклар туган. Яулыклы кызларны эшкә алырга атлыгып тормыйлар икән дип аптырашта калган. Бу турыда ул Азатлыкка сөйләде.
"Эшкә алмауны дресс-код белән аңлаттылар"
“Җәйгә тәҗрибә туплар өчен эш эзләдем, “Ариба Пицца”га аш бүлмәсенә дә, клиентлар белән дә эш итә алган хезмәткәрләр дә кирәклеге турында укыдым. Башта эшкә алабыз диделәр. Килдем, мине баштан аякка кадәр карадылар, гел яулыктан йөрисезме дип кызыксындылар. Ахыр чиктә миңа сезне эшкә алмыйбыз, диделәр. Сәбәбен сорадым. Дресс-код, диделәр. Бездә кыска фтуболка, кепка киеп йөрисе дип аңлаттылар.
Кадрлар бүлегендәге хатынга мөрәҗәгать иттем, ул: “Бу минем сүз түгел, мин карар чыгармыйм, хәл итмим, диде. Югарырак җитәкче белән сөйләшик дип тәкъдим иттем. Әмма ул телефон аша сөйләшергә теләмәде. Аңламыйм: мөслимәләрнең җиңнәре озын, чәчләре каплаган, туклану урыннарында бу рәвешле киенү идеаль, шулай булырга тиеш тә, әмма яулык киресенчә киртә булып чыкты.
Эш эзләп KFC кафелар челтәренә дә шалтыраттым, анда да кешеләр кирәк дигән игълан бар иде. Мин – мөслимә, яулыктан йөрим дип әйтүемә яулыклы кызларны алмыйбыз дип җавап кайтардылар.
Иң кызыгы шул – “Ариба пицца” тәҗрибәсе булмаган кешеләрне дә эшкә алабыз, эшкә өйрәтәбез дип игълан бирә. Безнең дә эш тәҗрибәсе юк, тик алмыйлар. Төп сәбәп – яулык булып чыга. Дресс-код дигән шарт куелуына шаккатам. Казанда мондый проблем юктыр дип уйлаган идем. Дөньякүләм танылган фастфуд челтәрләрендә андый кырт кисү башыма да сыймый. Чит илләрдәге MCDonalds, KFCга карыйсың, анда кем генә эшләми! Мөселман илләрендә гомумән ризыкны хәләлдән ясыйлар, яулыклылар да эшли, каршылык юк.
Казанда эш табу җиңел түгел. Иптәш кызларым хәләл урыннарга урнашырга тырыша. Андый туклану урыннарын гадәттә Урта Азиядән килүчеләр ача, алар да эшкә алганда үз кешеләренә өстенлекне бирә", дип сөйләде Фәридә.
"Татарстанда мөслимәләрнең хокукларын бозу очраклары юк диярлек"
Татарстан мөслимәләр берлеге башлыгы Наилә Җиһаншина азмы-күпме, әмма Татарстанда яулыклы кызлар белән бәйле проблемнар булып тора, диде. Яулыкка бәйләнү – кеше хокукларын бозу, дип әйтте ул Азатлыкка.
"Кыз бала яулыктан булу аркасында эшкә урнаша алмый икән, бу – хокукны бозу. Русия Конституциясендә намус, дин турында маддә бар. Кеше ни ашагын, ничек киенгәнен үзе хәл итә, үзе сайлый, аңа читтән фикер тагу дөрес түгел.
Татарстанда андый очраклар булды. Берничә ел элек бу проблем тирәсендә шау-шу булып та алды. Эшкә яулыктан булганнарны алмыйбыз дип каршы тордылар. Бу хакта Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгында җитди сөйләшү булды. Башкача мондый мәсьәлә калкып чыкмады, яулыктанмы, яулыксызмы кыз, мөһим түгел, эшкә урнаштырдылар. Кирәк булган очракта мөслимәләр безгә мөрәҗәгать итә ала, шулай итүчеләр бар, әмма бик сирәк. Ике очрак кына искә төшә. Кызлар эшкә урнаша алмый йөрде. Әмма ул оешмаларга шалтыратып аңлату булды, мәсьәлә уңай хәл ителде, эшкә алдылар.
Иң гаҗәпләндергәне – татар җитәкчеләренең яулыкка бәйләнүе. Алар каршы төшә. Урыслар арасында хезмәткәр ничек тели, шулай киенсен дигән караш яши, алар арасында милли гадәтләргә ихтирам белән караучылар шактый. Ә татар җитәкчеләре фәлсәфә кора башлый, элек татарлар болай киенмәгән, хиҗап – гарәпләрнеке дип бәйләнә. Эш белән тәэмин итүчеләр мөслимәләр артында көчле оешма, җәмгыять тора, алар мөслимәне якларга әзер дигән фикер белән эш итсеннәр дип тырышабыз. Дөресен генә әйткәндә, мондый проблем юкка чыкты дип уйлыйм, һәрхәлдә мондый очрак берән-сәрән генә, аны тенденция дип әйтеп булмый", дип сөйләде Азатлыкка Наилә Җиһаншина.
Азатлык "Ариба пицца" челтәренә шалтыратты, әмма җитәкчелек белән тоташтырмадылар. Алар безгә дә "яулыклы кызларны ала алмыйбыз, бездә кыска җиңле футболка белән кепка киеп йөрергә кирәк", дип әйтте. McDonalds кафесына да мөрәҗәгать иттек, анда да мөслимәләрне көтмиләр булып чыкты. "Яулык яки эш мөһимлеген үзегез хәл итәсез, әмма бездә хезмәткәрләр кыска җиңле күлмәк һәм кепка кия. Күлмәк астыннан озын җиңле майка кияргә ярамый, яулык өстеннән кепка да рөхсәт ителми. Бөтенесе өчен дә бер үк кагыйдә", дип әйттеләр анда. KFC капкалап алу челтәре исә сорауларны язма рәвештә юллауны сорады.
Сүз уңаеннан, дөнья буйлап таралган тиз генә ашап чыгу челтәрләрендә бердәм бер кагыйдә юк. Малайзия белән Индонезиядә, мәсәлән, McDonalds яки KFCда эшләүче мөслимәләр яулыктан килеш тә эшли, бернинди дә каршылык юк. Яулык бәйләп, кыска җиңле униформа белән йөрүчеләр дә, аның астыннан озын җиңле кием кигән кызлар да бар.