Казанның "Ярдәм" мәчетендә ифтар

"Ярдәм" мәчете

Зур казаннарны утын ягып кайнатып ифтарга аш, пылау пешерәләр

"Ярдәм" мәчете янәшәсендә ифтар чатырының эче, табында ризыклар әзер, авыз ачу вакытын көтәләр

Ифтар табынында чәк-чәк, эремчек бәлеше кебек милли ризыклар да бар иде

Монда чәй дә утын ягып кайнатыла, чыгымнарны киметү максатыннан дип аңладык

"Ярдәм" мәчете янәшәсендә мең кешелек ифтар чатыры

Авыз ачканчы бер төркем хатын-кыз әрвахлар рухына дога кылып алды

"Ярдәм"дәге ифтарга балалар да килгән иде, алар да зурлар эшләгәнне эшләде, су белән авыз ачты

Әнвәр абый пенсионер, ураза тотмаса да ифтарга килә, рухи азык алып кайтам, монда йөри башлагач эчүне ташладым ди

Ифтар узыдырганда ярдәм итүче егет су белән авыз ача

Мәчет эчендә ир-егетләр хөрмә белән авыз ача

Түбәтәйле бабай мәчет эчендә су белән авыз ача

Авыз ачып ахшам намазы укыганнан соң йөзәр-йөзәр кеше ифтар чатырына юнәлә

"Ярдәм"дәге ифтарда алма төшәр урын да юк

"Ярдәм" тернәкләнү үзәгенең күрмәүче мөгаллиме Фәнис хәзрәт

Ифтар мәҗлесендәге кешеләр бу көнне борчаклы аш һәм пылау ашады

Мәҗлестә шагыйрь Рифат Сәлах уразага багышланган шигырен сөйләде

Ифтарда балалар да табындагы ризыклардан авыз итте

Төрле милләт, төрле физик халәттәге, күрмәүче кешеләр бер табынга утырып ифтар кылды

"Ярдәм"дәге ифтарларны көн дә танылган татар алып баручысы, тамада Гамил Нур алып бара

Ифтар чатырының хатын-кызлар өлеше

Мәҗлескә килүчеләрне "Мөслимә" хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина сәламли

(с) "Ярдәм" хәйрия вакыфы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов мәҗлес тәмамланганда дога кыла

Мәҗлес тәмамланып дога кылу мизгеле