Татарстаннан ике машина Тугызга һуманитар ярдәм белән юлга кузгала

Тугызга җибәреләсе ярдәм машиналарга төялә

Тугызга җибәреләсе ярдәм машиналарга төялә

Төмән өлкәсенең су басудан зыян күргән Тугыз авылына татарстаннар әзерләгән һуманитар ярдәм белән машиналар юлга чыга.

Җомга Казан мәчетләрендә җыелган һуманитар ярдәмне һәм "Ак Барс Холдинг" ширкәте әзерләгән азык-төлекне бер машинага төяделәр. Икенче бер машинага Минзәлә районы Югары Тәкәрмән авылындагы агрохуҗалыктан бәрәңге төялә. "Бу машиналар бүген Төмән өлкәсенең су басудан зыян күргән Тугыз авылына юл ала", дип белдерде Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин.

Ярдәмне оештырган активистлар алдан дүрт машина барачак, икесенә бәрәңге төяләчәк дип планлаштырган иде. Егермешәр тонналы зур йөк машиналары бирелгәнгә, ярдәм ике машинага сыйган.

Мәчетләрдә ярдәм май уртасына ук җыелып бетүгә карамастан җибәрү сузылды. Соңгы көннәргә кадәр ярдәмнең кайчан китәсе, ничә машина барасы дә тәгаен генә билгеле түгел иде.

Татарстаннар гамәлен ишеткән тугызлар Казан ярдәмен көтә.

"Су киткәннән соң авылыбыз бомбаланган кебек, ярым җимерек хәлдә иде, хәзер халык йорт-кураларын тәртипкә китереп бетереп килә инде", дип белдерде Азатлыкка Тугыз авылында яшәүче Әминә Фаттакова. Мәчет һәм медицина ярдәме күрсәтү урыны (медпункт) гына ябык. Аларны төзекләндереп булмас инде, су зур зыян салган дигән фикердә халык.

Тугыз авылы су баскан вакытта

Тугыз авылы су баскан вакытта

Апрель кртасында Тугыз авылы аша агучы Агыт елгасы ташыды. 158 өй су эчендә калды. Аннан да кала 93 өйнең җир кишәрлекләре, ишегалларына су керде. Су киткәнче ​53 кеше мәктәп интернатында, калганнар туган-тумачаларында көн күрде.