Change.org сәхифәсендә Русия президенты исеменә Ирина Яровая тырышлыгы белән язылган миссионерлык эшчәнлек турындагы яңа канунга каршы петициягә имза җыю башланды. Канун Русия Думасы депутатлары тарафыннан 24 июньдә кабул ителде. Якын арада ул Федерация шурасына һәм Русия президентына юлланачак.
Мөрәҗәгатьне Нижневартовскидан Игорь Яншин дигән кеше башлап җибәргән. Аны 7 меңнән артык кеше имзалаган.
Интернетта террор эшчәнлеккә чакыру һәм терроризмны аклаган өчен җаваплылык катылана, берничә маддәдә төрмәгә ябу вакыты һәм штраф күләме арттырыла. Канунга күрә, 14 яшьтән үк җавапка тарта алачаклар.
Җинаятьләр кодексына халыкара терроризм дигән яңа маддә кертелә. Аның нигезендә гомерлек төрмәгә ябу да каралган.
Җинаятьләр кодексында әләкләмәүгә кагылган юллар да кертелә. Террор, хакимиятне кулга төшерү, дәүләт эшлеклесе тормышына куркыныч тудырачаклары турында "хәбәр итмәүче"не бер елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.
Элемтә операторлары кулланучылар турында ярты елга кадәр мәгълүмат сакларга һәм аларны хокук саклау оешмаларына бирергә тиеш булачак. Сүз язышулар, шалтыратулар, файллар җибәрү турында бара.
"Дин һәм намус иреге турында" канунда руханиларның бары тик гыйбадәтханәләрдә генә эшчәнлек алып баруы турында язылган.