"Шәймиев "Яровая поездын" туктатырга тырыша"

Ирина Яровая һәм Миңтимер Шәймиев

Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Русия Федерация шурасындагы Татарстан вәкилләрен "Яровая кануннары" өчен тавыш бирмәскә чакырды. Сәясәт белгече Айрат Фәйзрахманов "Шәймиев китеп баручы поездны туктатырга тырыша", ди.

Татарстан һәм мөселман җәмәгатьчелеге “Яровая кануннары җыелмасында” үзләре өчен иң мөһим булган бер урынны күрми калды. Хәтта Татарстан мөфтияте дә мондый канун өлгесе әзерләнгәнен белми калганын белдерде. Моңа бер яктан шаккатасы да юк – “Яровая кануннары җыелмасы” бик зур, анда тормышның төрле якларына кагылган катлаулы мәсьәләләр бар. Шуларга кереп батып үзең өчен иң зур зыян тудырачакларын күрми калырга да мөмкин. Татарстан депутатларының да җитешсезлеге бу. Халык тормышыннан ерак торган һәм һәр канунны хуплап тавыш биреп утырган депутатлар мондый төзәтмәләргә игътибар итмәгән.

Шәймиев кузгалып киткән поездны туктатмакчы. Техник яктан бу мөмкин. Һәр поездда “стоп-кран” бар. Шәймиевнең бүгенге чыгышын Федерация шурасы һәм Русия президенты ишетер дип өметләнәм. Хәзер мөселманнар күпләп яшәгән башка республикаларның тиз реакциясе кирәк. Мөселманнар гына түгел, православларның да. Шәймиев хәрәкәт алган поездның берничә генә вагонын булса да туктатып калдыруга ирешсен иде дип телим.

Шәймиев бу чыгышы белән Татарстан һәм Русиягә үзенең барлыгы турында да искә төшерде. “Бабай факторы” көчен онытмагыз" диде. Бу юлы бу Татарстанга файдага гына.

Инде кануни ягына килсәк, “Яровая җыелмасы” Татарстан һәм Русия конституцияләренә каршы килә. 90нчы елларда Татарстан мондый төзәтмәләрне кабул иттерми иде. Шулай да президент бу федераль канунны имзаласа, аны төзәтү механизмы бармы? Бар. Татарстан парламенты федераль канунның "Дин һәм намус иреге турындагы" өлешенә үзенең республика төзәтмәләрен кертә ала.

Айрат Фәйзрахманов, сәясәт белгече, ​Aurupalı Tatarstan

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​