Тәбрис Яруллин: "Фикерне әйтмичә тел яшереп утыра алмыйбыз"

Тәбрис Яруллин

Ике елга бер уза торган Бөтендөнья татар яшьләре форумы быел 4-7 августта узачак. Әлеге форумга әзерлек һәм оешманың эшчәнлеге турында аның рәисе Тәбрис Яруллин белән сөйләштек.

Унике ел дәвамында эшчәнлек алып баручы форумда быел яңа рәис тә, шура да сайланачак. Кем булачак ул – әлегә билгесез. Форумга караш төрле: кемдер аларны дәүләт курчагы дип атый, кемдер әледән әле мөрәҗәгатьләр кабул иткән, ачык хатлар белән чыгыш ясаган татар яшьләрен мактый. Ике ел эчендә ниләр башкарылды, нинди проблемнар игътибар читендә калган? Ни өчен икетелеллек проблемын форумнан башка берсе дә күтәрми? Артык ирекле фикер йөртүче форумны авызлыклау ысуллары кулланыламы,​ басым ясаламы? Ни өчен хөкүмәт тирәсендә йөргән яшьләр лидерларына фатир өләшкәндә татарлар читтә кала? Татарстандагы миллилекне яклаган мөрәҗәгатьләргә дәүләт колак саламы? Болар барысы да безнең әңгәмәдә.

– Тәбрис, яшьләр форумы ике елга бер җыелып тора. Һәрвакыт делегатлар күп килә, фикер алышалар, планнар төзиләр, резолюцияләр кабул итәләр дә таралышалар... Куелган максатлардан ни дә булса тормышка ашамы? Әллә алар матур сүз булсын өчен генә кабул ителәме?

– Башкарылган эшләр байтак. Ике ел элек без 50 кешелек шура сайладык. Татар оешмаларының идарәсен булдырдык. Ике ел эчендә ул формалашып бетте. Безнең белән хезмәттәшлек иткән оешмалар саны артты. Алар – 114 татар яшьләр оешмасы. Бирегә мәдәни, дини, спорт белән шөгыльләнүче оешмалар да керә. Татар яшьләренең социаль миссиясе барлыгын онытмыйбыз. Җыелышып җыр-биюле кичә уздыру бер, әмма мондый формат үсәргә мөмкинлек бирми. Безгә милләтнең функцияләрен эшләргә кирәк иде.

Мин эшчәнлекнең берничә төп юнәлешен билгеләр идем. Беренчесе –тел. Тел мәсьәләсе кискен тора, үзебез күреп торабыз, федераль үзәк татарларга да, башка урыс булмаган милләтләргә дә үсәргә әллә ни мөмкинлек бирми. Милли мәктәпләр саны кими, татарча укыту кимеп бара, югары уку йортларыннан татар факторы кысрыклап чыгарыла. Шушы шартларда без, яшьләр, нәрсә эшли алабыз, ниләр тәкъдим итә алабыз, нинди кораллар куллана алабыз, татар теленең дәрәҗәсен ни рәвешле күтәрә алабыз? Республикадагы икетелленекне гамәлгә куюның юлларын эзлибез. Бу нисбәттән безнең тарафтан даими “Татар дозор” уены, “Мин татарча сөйләшәм!”, “Хатасыз яз!”, ике дәүләт телен ничек кулланганнарын ачып салучы мониторинг үткәрелә, рейтинг ясау, татарча диктант яздыру кебек чаралар уздырыла.

Форум активистлары

Эшчәнлеклекнең тагын бер юнәлеше ул – татар шәһәр мәдәнияте. Менә карагыз, яшьләр, аларга ничек уңайлы, шулай яши. Телибезме, теләмибезме, шәһәрләшү процессы бара. Күбесе шәһәрдә тупланырга тырыша. Аларның күңел ачуы ничек оештырылган? Кичен, ялларда алар кая бара? Урыс теллеләр өчен барысы да бар. Музей, күргәзмәләр, театр, концертлар – барысы да кәттә, кызыклы форматта. Татар телле яшьләр дә афишалар карап, фәлән җирдә шул була, бу җирдә шул була икән, ләкин без менә өченченә барабыз дип сайлап алырга тиеш. Андый мөмкинлек тудыруны, татар мәдәниятен актуальләштерү эшен үз өстебезгә алдык. Дөньяда нинди яңалык бар: дизайн маркет, лектория, перфоманс, слэм, акцияләр – болар барысы да, татарча эчтәлекле буларак, татарда да булсын дип эш итәбез. Шул рәвешле фатирниклар уздырдык. “Печән базары” бер чарадан зур фестивальгә әверелде, язын зурлап Jadid fest оештырылды. Без мәдәни чараларны йә үзебез булдырабыз, йә татар шәһәр мәдәни проектлары белән шөгыльләнүчеләргә үз осталыкларын күрсәтер өчен мәйданчык бирәбез.

Татарлар зур бер көчне тәшкил итә

Быел, мәсәлән, “Мин татарча сөйләшәм!” чарасында шәһәрдә милли проектларны булдыра алган яшь архитекторларны тупладык. Алар үзенә күрә бер җәмәгатьчелек. Киләчәктә үзара оешып төрле кызыклы заманча милли проектларны тормышка ашырырлар дип өметләнәм. Гомумән, татарлар төрле юнәлештә эшләп үз җәмәгатьчелеген булдыра: җырчы һәм музыкантлар, фоторәссамнар, архитекторлар, шагыйрь-язучылар, кул эшләнмәләре белән мавыгучылар һәм башкалар. Барысы да нидер эшли, иҗат итә. Без зур бер көчне тәшкил итәбез. Миңа бу күренеш бик ошый.

Тагын бер тренд сизелә – яшьләр белем эсти. Кеше табиб булып эшлидер, әмма аны галәм кызыксындыра. Яки кеше пешекче ди, әмма аңа психология кызык. Интернетка күз салсаң, нинди генә темага лекцияләр узмый! Ихтыяҗ бар икән, без аны татарча тәкъдим итәргә тиеш дип саныйбыз. Без аның форматын уйлап таптык. “Акыл фабрикасы”нда өч зур темага проектларны гамәлгә кую мәктәбе узды. Тарих һәм туризм, этномәдәни проектларның менеджементы, бала үсеше һәм тәрбия. Ул популяр булды. Лекцияләрне тыңларга дип Русиянең 20 төбәгеннән килделәр. Берсен Әстреханга барып оештырдык.

– Лектория дигәннән, КФУ тирәсендә шау-шу күп, милли университет турында сүзләр куера. Сез яшьләр аны ничек күрәсез? Виртуаль университетны барлыка китерү мөмкинме?

– Без берничә тапкыр ачык лекция оештырдык. Ачык милли университеты әлегә концепция рәвешендә яши. “Акыл фабрикасы”н онлайн яки дистанцион режимда уздырып, аерым белгечлекләрдән квалификацияне арттыруны оештырып булыр иде. Кемдер бу эшне башкара, мәсәлән, Илдар Әюповның “Әлбәттә” проекты бар. Аны башкарырга күп көч кирәк. Виртуаль милли университет хыялда, әмма аны башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.

– Тәбрис, форум эшчәнлеге турында сөйләгәндә син татар шәһәр яшьләре, татар шәһәр мәдәнияте дип әйттең. Авылларда яшәүче татар яшьләре сезнең игътибар читеннән кала дип санамыйсыңмы? Алар белән бәйле проектлар бармы?

– Килешәм, татар авыллары читтә кала. Чыннан да, авыллар белән бәйле проектлар җитеп бетми. Арчада Казанарты яшьләр форумын оештырмакчы идек. Програмы да бар, авылны ничек үстереп була дигән фикер алышу мәйданын булдырырга теләдек. Читтәге авылларның уңышлы проектларын тупладык, кайсысы уңышсыз чыкканын да өйрәндек. Әлегә бу проектны тормышка ашырып булмады. Әмма ул көн тәртибендә бар. Аралашу, аерым эшләрдә ярдәм итү бар, әмма системлы эш оештырылмаган.

Безне чит илләргә күп йөриләр дип шелтәлиләр иде. Ике ел эчендә без Татарстан һәм Русия төбәкләре белән бик тыгыз эшләдек. Уфа, Мәскәү, Себер яклары – стратегик төбәкләр. Без алар белән күбрәк, активрак эш иттек. Уфага еш йөрелде, алар – безгә, без – аларга.

– Узган форум вакытында татар яшьләре Татарстанда президент институтын саклап калу турында мөрәҗәгать кабул итте. 2017 елда Татарстан белән Русия арасындагы Шартнамәнең вакыты чыга. Бу турыда мөрәҗәгать булачакмы?

– Булмаячак, чөнки бу юнәлештә эш башкарыла дип беләм. Бернинди дә кризис, каршылык күрмибез. Шартнамәне озайту яки яңаны имзалау кирәклеген Татарстан да, федераль үзәк тә аңлый. Җәмгыятьтә аңа каршы чыккан хәрәкәтләр сизелми. Булса, фикер белдерербез.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы. 2012 ел

– Форум ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр яза. Соңгы тапкыр Казан мэриясе белән хат алыштыгыз, башкалага Әби патша һәйкәле куйдыру-куйдырмау мәсьәләсендә үз фикерегезне җиткердегез. Моңа кадәр федераль үзәкнең балалар бакчаларында, мәктәпләрендә урыс телен укыту концепциясенә каршы чыккан идегез. Моның файдасы бармы? Дәүләт колак саламы?

– Безгә бала-чагалар дип карап кул селтиләр, игътибар итмиләр дип әйтә алмыйм. Тыңлыйлар, исәпкә алалар. Мәсәлән, Татарстанда президент институты калырга тиеш дип беренчеләрдән булып татар яшьләре үз сүзен әйтте. Интернетта актив эш алып бардык. Без генә саклап калдык дип әйтмим, әмма безнең дә өлеш шактый булды. Урыс телен укыту концециясенә дә саха, башкорт яшьләрен җәлеп итә алдык. Татарстан хөкүмәте, республика депутатлары да үз фикерен әйтте. Чигенделәр бит әлегә.

Бу – безнең гражданлык позициябез. Үзебезнең фикерне әйтмичә тел яшереп утыра алмыйбыз, чөнки без шушында туган, яшәгән кешеләр. Без Татарстанның киләчәге өчен җаваплы. Дәүләтнең дә безне ишетүе мөһим. Аларга да фикер ишетү каналы булуы әһәмиятле. Без нидер әйтәбез икән, бу минем дә, аерым кешенең дә фикере түгел, бу – йөздән артык оешманың сүзе. Аңа колак салмый мөмкин түгел. Әби патша һәйкәле тирәсендә дә мәгълүмат кырында дискуссия барлыкка килде. Төрле кешеләр, белгечләрнең үз фикерен әйтүе мөһим. Без үзара аралашып дөрес карарга килергә тиеш. Нормаль цивиль җәмгыятьләрдә шулай. Һәйкәл мәсьәләсендә дә чигенү бара. Димәк реакция бар.

– Форум артык ирекле фикер йөртә дип дәүләт тарафыннан сезне ничектер дилбегәгә алу омтылышлары бармы? Басым ясау, акылга утырту очраклары сизеләме?

– Юк, Аллага шөкер, андый-мондыйны сизгәнем юк. Татарстан хөкүмәте, минемчә, ул яктан ирекле. Төрле позицияле оешмалар фикерләренә колак сала. Без аның мондый эш ысулын хуплыйбыз һәм үз итәбез. Шалтыратып, болай яки тегеләй эшләмәгез дип әйткәннәре булмады. Без дәүләт оешмалары белән якыннан эшлибез, грантларда катнашабыз. Позициябез аркасында безне читкә этәрү, грантлар бәйгеләрендә катнаштырмау очраклар булганы юк. Безнең ике арада прагматик партнерлык урнашкан.

– Милли мәсьәләләрне, икетеллеккә бәйле проблемнарны форум, "Азатлык" татар яшьләре генә күтәрә бугай. Әмма яшьләр оешмалары байтак. Башкаларга бу кызык түгелме, әллә башка сәбәпләр бармы?

Тел мәсьәләсендә кимсенү юк. Тел күпләрне борчый.

– Милли мәсьләләр, аеруча икетеллелек күпләрне борчый, кызыксындыра. Төрле оешмаларга татар телен оныткасыз, яки хаталы язгансыз дип шелтә белдерүчеләр без генә дип уйлау – ялгышлык. Ризасызлык белдереп хатлар язучылар күп, алар оешма да булмаска мөмкин. Хөр фикерле кешеләр үз позицияләрен белдереп тора. Мәсәлән, элмә такталарда хата киткән дип машина парковка оештыручыга хат яздык. Алар: “Без инде төзәтә башладык, сезгә кадәр дә бу хакта хәбәр иттеләр”, ди. Ниндидер татарча кушымта чыкканын күреп рәхмәт әйтеп шалтырата башласак, шулкадәр күп рәхмәт сүзләре ишеттек, диләр. Шаккатмалы! Шәп бит! Миндә без генә бу мәсьәләне куертабыз, ник безгә генә кирәк бу тел мәсьәләсе дигәндә бернинди дә кимсенү юк. Галимнәр дә бу өлкәдә эш итә. Мәсәлән, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты төрле тикшеренүләр уздырып икетеллелек проблемын актуальләштерә.

Әйе, безнең кебек фикер белдергән рәсми оешмалар азрак. Күбесе өстән кушканны эшли, ниндидер кысаларда гына эш итә. Алар миңа элекке комсомол оешмаларын хәтерләтә. Әмма бу рәвешле хәрәкәт итү уңай нәтиҗәләр бирми. Гражданлык позицияле оешмалар никадәр күбрәк булса, ул безнең дәүләт үсешенә дә уңай йогынты ясар иде.

Тәбрис Яруллин

– Матбугаттагы мәгълүматларга караганда, республикада аерым 35 кешегә, аларны лидерлар дип яздылар, фатир өләшенгән. Алар арасында форум вәкилләре дә, татар теле мәсьәләсен күтәргән, татар проектларын ясаучы кешеләр дә күренми. Ничек уйлыйсың: бу ялгышлыкмы, әллә махсус эшләнәме?

– Бу – Студентлар лигасына ел да хөкүмәт тарафыннан бирелгән квота. Аның схемасын белмим, ни рәвешле эш иткәннәрен, нәрсәгә карап квоталар бирелгәнен дә әйтә алмыйм. Яшьләр лиделары дип түгел, Студентлар лигасы активистлары дип атарга кирәк иде. Фатирлар бирелү – студентлар лигасына, оешма буларак, мотивация итеп кулланылган инструмент. Бу – гадәти практика, хөкүмәт шул рәвешле аларга ярдәм күрсәтә.

– Форумга да шулай ярдәм итү яхшы булмас идеме?

– Бик әйбәт булыр иде! Минемчә, бик яхшы практика, безгә дә аны кулланырга кирәк.

– Быел Казанда зурлап Бөтенрусия “Студентлар язы” фестивале узды, аңа саллы акчалар бүленде. Татарстан тарафыннан гына 130 млн сум бирелгән. Ә Татар яшьләре форумы ничек финанслана, акча күпме бүленә, бюджеты ничек?

– Безнең эшчәнлек Татар Конгрессы белән бәйле, утырган урыныбыз да шунда. Конгрессның канаты астында эшлибез. Шуңа күрә, без эш иткәндә, нәрсәдер оештырганда һәрвакыт Татар Конгрессы ярдәменә, көченә өмет итәбез. Мин дә хезмәт хакын нәкъ Татар Конгрессы хезмәткәре буларак алам.

Форум ничә сумга төшәчәген, финанс күләмен белмим. Аның өчен тулысынча Татар конгрессы җилкәсендә. Финанслау безгә кагылмый, эчтәлегенә җавап бирәбез. Форум шулай ук Татарстанның үзбилгеләнү дәүләт програмына да кергән, финанслау аның нигезендә дә башкарылачак.

Проектлар финанславына килгәндә, монда ниндидер оригинальлек юк. Иҗтимагый оешма буларак, без грантлар алуга дәгъва кылабыз, рәсми бәйгеләрдә катнашабыз. Мәсәлән, былтыргы “Печән базары” Мәдәният министрлыгы бәйгесендә җиңеп финансланды, шуңа күрә чара масштаблы узды, оештыру җиңел һәм рәхәт булды. “Мин татарча сөйләшәм” – Татарстанның дәүләт телләрен саклау, үстерү програмы нигезендә финанслана.

Без – иҗтимагый оешма. Партнерларыбыз бар, иганәче булган ширкәтләр белән тыгыз эшлибез, алар матди ярдәм күрсәтә. Иҗтимагый оешмалар шулай яшәргә дә тиеш. Ләкин финанс мөстәкыйльлеге күбрәк булсын өчен барыбер кайбер чараларны түләүле итү яки үзебезнең стилистика белән әйберләрне сатуны оештыру кирәк. Бу юнәлештә азмы-күпме эшлибез.

Печән базары күренеше. 2015 ел

– Тәбрис, августта узачак форумга ничә кеше киләчәк, ниләр булачак?

– Форум 4-7 августта узачак. 30 илдән, 60 төбәктән 800дән артык вәкил көтәбез. Эчтәлек ягыннан карасак, безнең секцияләр “Акыл фабрикасы” форматында узачак. Алар безне борчыган төрле тематикаларга багышланачак. Пленар утырыш һәм киләсе 2 елда эшләячәк рәис һәм шураны сайлау булачак. Моннан тыш, безнең эшлекле уен рәвешендә вәкилләр танышуы булачак. “Инициатива” бизнес-клубы белән “Түбәтәй” ширкәте катнашында социаль бизнес турында сөйләшү каралган. Делегатлар “Иннополис”ны карап кайтачак.

7 августта исә без аларга мәдәни чара – “Печән базары”н әзерлибез, бу чарада казаннар да катнаша алачак. Шулай ук “Калеб кичәсе”, татар альтернатив музыкасы концерты узачак, Арчага сәфәр оештырылачак.