Мәскәүнең “Ярдәм” мәчете имамы Мәхмүт Вәлитов тоткарланган

Мәскәүдәге "Ярдәм" мәчете

Мәхмүт Вәлитов "Хизб ут-Тәхрир" вәкиле дип саналган А. Гаппаев дигән мөселманны яклап әңгәмә биргән булган.

Мәскәүдәге “Ярдәм” мәчете имамы Мәхмүт Вәлитов тоткарланган. Өендә һәм ул хезмәт иткән мәчеттә тентүләр үткән. Тентүләр вакытында ислам китаплары алынган. Бу турыда үзенең “Фейсбук”тагы битендә адвокат Дагир Хасавов хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, имам Марьино Рощада урнашкан тикшерү комитетының бүлегенә китерелгән.

Вәлитовка 205.3 маддәсе нигезендә, ягъни террор гамәлгә чакыру яки террорны аклау, аерым алганда А. Гаппаев дигән кеше эшенә бәйле җинаять эше ачканнар. Бу кеше Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашкан, диелә.

"Тикшерүчеләр әйтүенчә, шәех Мәхмүт 2013 елның сентябрендә ислам басмасына биргән әңгәмәсендә Гаппаевны аклаган”, - ди адвокат.

Аның сүзләренчә, 65 яшьлек Мәхмүт Вәлитовка ел башында операция ясалган һәм аның сак астына алынуы сәламәтлегенә куркыныч тудыра.