Башкорт яшьләре курайның башкортныкы булуын исбатларга тели
Your browser doesn’t support HTML5
Уфада башкорт яшьләре һәм җәмәгатьчелеге җыелып милли мәсьәләләргә кагылышлы берничә түгәрәк өстәл сөйләүе уздырды. Беренче сөйләшү курайның башкорт халкыныкы булуын раслау юлларын эзләү турында булды. Мәгариф темасына сөйләшү аеруча борчулы булды. Анда башкорт теленә өйрәтүче укытучыларның башкорт телен белмәве әйтелде.