Казанда "Яровая кануннары"на каршы митинг үтә

Рәсемдә Дума депутаты Ирина Яровая. “Террорга каршы” кануннар Яровая һәм Федерация шурасы әгъзасы Виктор Озеров тәкъдиме белән әзерләнә.

26 июльдә "Яблоко" һәм ПАРНАС фиркаләренең Татарстандагы бүлекләре үткәрәчәк митингта Татарстандагы сайлау комиссияләренең ышаныч югалтуы турында да сүз булачак.

Казан хакимияте башкалада "Яровая кануннары"на каршы пикетка рөхсәт биргән. "Террорга каршы" дип белдерелеп кабул ителгән һәм җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудырган кануннарга үзгәрешләргә каршы "Яблоко" һәм ПАРНАС фиркаләренең Татарстандагы бүлекләре 26 июльдә Павлюхин һәм Назарбаев урамнары кисешендә митинг үткәрергә планлаштырган иде.

Фиркаләр белдерүендә Татарстандагы сайлау комиссияләренең ышаныч югалтуы турында да сүз булачагы әйтелә.

Соңгы елларда Русиядә террор җинаятьләр өчен җаваплылык шактый кырыслатылды. 7 июль көнне Русия президенты Владимир Путин "Яровая кануннарын" имзалады. Анда террор җинаятьләр өчен җаваплылык 14 яшьтән үк карала, "мәгълүматны тиешле урынга җиткермәү" һәм чуалышларда катнашуга өндәү өчен шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган. Моннан тыш элемтә операторлары барлык телефон сөйләшүләрен һәм смсларны яздырып калып сакларга тиеш.