"Голос" хәрәкәте белгечләре әзерләгән хисапта, сайлау комиссияләренә нинди кешеләрнең керүе, аларның әзерлеге һәм бәйсезлеге бик мөһим дип әйтелә.
Белгечләр 11 төбәктә, шул исәптән Татарстанда да төбәк сайлау комиссияләрен һәм аларның вазифаларын башкаручы территория сайлау комиссияләренә кергән кешеләрне тикшереп чыккан һәм аларның административ яктан бәйлелек һәм алар белән ни дәрәҗәдә идарә ителү ихтималын тикшергән.
Административ яктан бәйле кешеләрне белгечләр, дәүләт, муниципаль оешмаларында эшләүчеләр, хакимият фиркасе, аңа бәйле "Яшь гвардия", яки "Гомумхалык фронты" (ОНФ) кебек оешмалар күрсәткән әгъзалар, "Бердәм Русия" фиркасенең вәкиле җитәкчелек иткән оешмадан сайланган кешеләрне хакимиятләргә бәйле дип саный һәм турыдан-туры яки читтән торып идарә ителүенә карап аларга баллар куя.
Татарстан бу яктан иң югары урында тора. Республикадагы 6 сайлау бүлгесенә Дума сайлавын оештыручы 6 комиссиянең 6сы да потенциаль административ бәйлелек иң югары дәрәҗәдә дип яза "Голос" белгечләре.
Шулай ук бу исемлектә Татарстаннан соңгы урыннарны Ростов өлкәсе, Петербур шәһәре, Краснодар һәм Мәскәү өлкәләре, Мәскәү каласы били.
Территория сайлау комиссияләре муниципалитетлар, сайлаучыларның эш һәм уку урыннарында, "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте, сәяси фиркаләр элекке территориаль сайлау комиссияләре тәкъдим иткән кешеләрдән төзелә, диелә рәсми чыганакларда.
Азатлык хәбәрчесе "Голос" язганча "хакимиятләр ягыннан потенциаль бәйлелек һәм идарә ителү бик югары булган" сайлау комиссияләренә ышаныч саклану мәсьәләсендә кайбер оппозицион фирка вәкилләре һәм белгечләр арасында кыскача сораштыру үткәрде.
"Голос" хәрәкәтенең Татарстандагы сайлау комиссияләренең хакимиятләргә бәйлелеге югары булуы турындагы хисаплары белән республикадагы оппозицион фиркаләр, сайлауларны күзәтүче сәясәт белгечләре танышып чыккан, әмма алар бертавыштан "анда безнең өчен бернинди яңалык юк" дип әйтте Азатлыкка. Бу шартларда да алар бу сайлау комиссияләре белән эш итеп булачак, хәрәмләшүләргә каршы көрәшеп булачак дип өметләнә. Моның өчен алар сайлау комиссияләренә кергән үз кешеләрен һәм күзәтүчеләрен эшкә җигәргә уйлый.
"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зинәтуллин: "Без сайлау комиссияләренең хакимиятләргә бәйлелеге турында элек тә белә идек. Гадәттә территория сайлау комиссияләренә бер оешмадан кеше җыялар һәм комиссия рәисе бу кешеләрнең төп эш урынындагы җитәкчесе дә булып чыга. Әмма без барыбер сайлауларда катнашырга, көрәшергә җыенабыз һәм бөтен хәрәмләшүләрне ачыкларга тырышачакбыз. Безнең территория, район сайлау комиссияләрендә берничә вәкилебез бар. Алар нәтиҗәләрне үзгәртә алмаса да, барыбер сакта торачак. Күзәтүчеләр төркемен әзерлибез. Алар ярдәмендә сайлау комиссияләренең ни дәрәҗәдә кануни эш алып баруын күзәтергә җыенабыз."
ПАРНАС фиркасенең Татарстандагы вәкиле Марсель Шәмсетдинов: "Без комиссияләрнең ни дәрәҗәдә бәйле булуын инде күптәннән беләбез. Сталин сүзен һәрберебез белә: "Ничек сайлаулары мөһим түгел, ничек санаулары мөһим!". Татарстан хакимиятләре тавышларны сайлауга бик җитди карый. Әмма миңа калса, бу сайлауның элекке еллар белән чагыштырганда гаделрәк үткәрелү ихтималы зур. Чөнки, минемчә, хәзер Русия хакимиятләре үзләрен Европа алдында демократик итеп күрсәтергә тырыша, Русия үзәк сайлау комиссиясенә хокук яклаучы Панфилова билгеләнде, Татарстан хакимиятләренә дә хәрәмләшүләр дәрәҗәсен киметергә туры киләчәк. Әмма алар элеккечә кыланса, хакимият фиркәсенә тагын 80-90 процент тавыш бирсәләр, ПАРНАС исеменнән хәзердән үк әйтә алам, без сайлау нәтиҗәләрен танымаячакбыз."
"Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Рушания Билгилдиева: "Без сайлау комиссияләренең нинди булуын яхшы беләбез, әмма безнең команда алар өстендә бөркетләр кебек йөреп аларның эшен күзәтеп торачак. Без территория, район, шәһәр дәрәҗәсендәге сайлау комиссияләре оешканда партияләргә бирелгән квота белән үзебезнең 1500ләп кешебезне кертә алдык, шулай ук сайлау күзәтүчеләре җыйдык, аларны көн саен диярлек өйрәтәбез, укытабыз. Хәрәмләшүләргә юк куймаска җыенабыз."
Социологик тикшеренүләр үткәреп килгән сәясәт фәннәре докторы Владимир Беляев: "Сәясәт белән кызыксынып баручылар өчен комиссияләрнең хакимиятләргә бәйле булуы яңалык түгел, әлбәттә. Бездә чын мәгънәсендә бәйсез сайлаулар 1990нчы елларда булган иде, ул вакытта Татарстан Югары шурасына каты көрәш нәтиҗәсендә чыннан да бәйсез депутатлар сайланды. Ул еллардан соң хакимиятләр сайлау комиссияләрендә контрольне көчәйтү кирәклеген аңлады. Мин 2000нче елларда ел саен диярлек Казан сайлау бүлгеләрендә exit poll - тавыш биреп чыгучылар арасында сораштырулар үткәрә идем. Тәҗрибә күрсәткәнчә, теге яки бу сайлау бүлгесендә җирле бүлекчәләрнең якынча өчтән ике өлешендә, exit poll нәтиҗәләре рәсми комиссия саннары белән тәңгәл була, әмма өчтән бер өлеш комиссияләр биргән нәтиҗәләргә гадәттә ышанырга ярамый, аерма зур була һәм шул сайлау нәтиҗәләрен кирәк якка үзгәртергә мөмкинлек бирә. Элек тә шулай булды, бу сайлауларда да шулай булуына шигем юк. Хәрәмләшүләр булмасын дисез икән, комиссияләрне тулысынча алыштырырга һәм аларны төзү принципын үзгәртергә кирәк!"