Фетнә омтылышы нәтиҗәсендә Төркиядә кешеләрне күпләп эштән чыгару башланып киткәннән соң бу беренче сыену мөрәҗәгате.
Төркия хәрбие АКШ хакимиятенә сыену сорап мөрәҗәгать иткән. Офицер моңа кадәр НАТОның Виргиния штатындагы бүлекчәсендә хезмәт иткән. Аның исеме һәм дәрәҗәсе билгеле түгел. Фетнә омтылышыннан соң Анкарадагы җитәкчелек хәрбине кире кайтырга чакыргач, ул АКШка мөрәҗәгать итте. Төркиядә кешеләрне күпләп эштән чыгару башланып киткәч, бу беренче сыену мөрәҗәгате, хәбәр итә Reuters агентлыгы.
Фетнә омтылышыннан соң Төркия хакимияте илнең хәрби диңгез көчләре контр-адмиралын кулга алу фәрманын чыгарды. Ләкин ул илдән чыгып качарга өлгерә.
Гомумән алганда, соңгы ике атна эчендә Төркиядә 18 меңнән артык кеше тоткарланды, аларның 10 меңе кулга алынды.