Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинга җинаять эше 2016 елның 13 гыйнварында ачылган. Ул урыс неофашистлары төркеме әгъзасы Сергей Журавлевка яла ягуда гаепләнә. Нәбиуллин моны кире кага.
“2013 елның июлендә Рамазан аенда кич белән ашарга алырга дип кафега барган идем. Шул вакытта биш кеше фашистик шигарләр кычкырып миңа мыскыллы сүзләр яңгырата башлады. Милләтемә, ислам диненә карата мыскыллы сүзләр әйттеләр. Кулларын фашистлар кебек күтәрә башладылар. Шул вакытта алар миңа зыян китерергә теләде, янады. Кулларында берсенең пистолетка охшаган әйбер, икенчесенең пычак бар иде.
Әлеге төркем үзен Казан нацилары бандасы дип атаган. Җинаятьләр дә кылганнар. Бауман урамында Кавказ егетләренә пычак белән һөҗүм итеп, аларның берничәсе хастаханәдә ятып чыкты. Узган елның декабрендә аларны төрмә җәзасына хөкем иттеләр. Берсенә сигез, икенчесенә алты ел бирделәр.
Берсен гаепсез дип таптылар. Хәзер мине аңа карата нахак сүз сөйләгәнмен дип гаеплиләр. Имеш, идеологик караштан уч итеп, аңа нахак сөйләгәнмен булып чыга. Бу дөрес түгел”, ди ул.
Your browser doesn’t support HTML5
Атнакич узган утырышка дүрт шаһит килергә тиеш булган. Аның икесе – бу эшне тикшерүчеләр, берсе – төрмәдә утыручы Журавлев, дүртенчесе – аның әнисе. Аларның килмәүләре сәбәпле, мәхкәмә утырышы 19 августка күчерелгән.
Нәбиуллин эшне озакка сузалар дип саный.
“Миңа җинаять эше Төркия белән Русия низагының нәкъ кискен вакытында ачылды. “Төрки караш” газетын чыгарам, бу шуның белән бәйле түгел микән? Сәяси карашларым да кемгәдер ошамаган булырга мөмкин”, ди ул.
Казакъстан мәдәният хезмәткәре Аскар Умаров Fаcеbookта Наил Нәбиулинны яклап Татарстан президентына хат язарга чакыра. Ул үзе инде бу хатны җибәрүен әйтә.
“Хөрмәтле, Рөстәм Нургали улы, сез, Төрки дөньяның ихтирамлы сәясәтчесе, кардәш халкыбызның лидеры һәм Татарстан Конституциясе гаранты буларак, әлеге эшне үз шәхси контролегезгә алсагыз иде”, ди ул.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы вакытында шагыйрь Ркаил Зәйдулла да Наил Нәбиуллинны яклап мөнбәрдән чыгыш ясады.