Урыс чиркәве Уфада "Мөслим-сити" комплексын төзүгә каршы

"Мөслим-сити" проекты

Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон "Мөслим-сити" комплексы урынына төрле диндәге гыйбадәт йортларын төзү урынлырак булыр иде ди.

Урыс православ чиркәве Уфада "Мөслим-сити" исемле комплексын төзүгә каршы. Бу турыда Уфа шәһәр башлыгы Ирек Ялаловка язган хатында Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон белдерде.

Митрополит "Мөслим-сити" урынына "Башкортстан халыкларының бердәмлеген чагылдырган төрле диндәге гыйбадәтханәләр үзәген" ачарга тәкъдим иткән.

Әлеге тәкъдимне Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге "Урал" хәйрия фонды хуплады.

"Без баштан ук мәчет янында азкатлы хәләл кибетләр, кафе һәм офислар төзү ягында булдык. Алар мәчет ихтыяҗларын канәгать итәргә тиеш иде. Һәм берничек тә мәчетне һәм Пыкрау (Покровский) чиркәвен каплап куярга тиеш түгел иде. Моннан тыш без иң башта ук мәчет һәм чиркәү бер койма белән әйләндерелеп бердәм динара архитектура комплексы эчендә урын алыр, дип уйладык...", - әйтелә фонд белдерүендә.

Урыс чиркәве Башкортстанда халыклар бердәмлеген кайгыртып башка диндәге гыйбадәтханәләрне төзәргә чакырган вакытта, Мәскәүдә мәчет төзү хәл итмәслек проблемага әверелде. Ике ел элек Сергей Собянин Мәскәүгә яңа мәчетләр кирәкми, дип әйткән иде. Берничә миллион мөселман яшәгән Русия башкаласында хәзер нибары 5 кенә мәчет бар.

Шул ук вакытта Урыс православ чиркәве тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән Мәскәүдәге“200 чиркәү” програмы, дәшми-тынмый гына “350 чиркәү”гә әйләнде.