Уфа тирәсендәге авыллар яман ис һәм чебеннән интегә
Your browser doesn’t support HTML5
Уфа тирәсендәге авыллар чаң кага. Дорогин авылында яшәүчеләр кошчылык фабрикасыннан килгән исне иснәп яшәргә мәҗбүр. Ә Дорогиннан ерак түгел генә Шишмә районы Әмин авылын чебен баскан. Андагы халык кич саен йортларын аулап тора. Балалар арасында чирләү очраклары күбәйгән, моның сәбәбен әминнәр чебеннән күрә.