Гөлназ Гобәйдуллина: "Олимпиадада катнашыр алдыннан мәчеткә бардым"

Гөлназ Гобәйдуллина

Олимпия уеннарында Русия такымында чыгыш ясаган Гөлназ Гобәйдуллина бишле ярышта катнашып 15нче урынга лаек булды. Ә йөзү буенча ул рекорд куйды. Гөлназ Азатлыкка Татарстан өчен чыгыш ясарга теләве хакында белдерде.

Рио-де-Жанейрода узган Олимпия уеннарында Русия такымында чыгыш ясаган Гөлназ Гобәйдуллина бишле ярышта (пятиборье) катнашып, 15нче урынга лаек булды. Әлеге ярыш эчендә йөзүдә ул рекорд куйды. Гөлназ Азатлыкка Татарстан өчен чыгыш ясарга теләве хакында белдерде.

Гөлназның әтисе – башкорт, әнисе – татар. Үзе Себердә туган. Спортчы Мәскәү һәм Ямал-Ненец автоном бүлгесе өчен чыгыш ясый.

– Гөлназ, син зур спортка ничек килеп кердең? Әти-әниләрең кыстадымы, әллә башка сәбәп булдымы?

– Себернең Яңа Уренгой шәһәрендә дөньяга килдем. Әти-әнием тумышы белән Башкортстаннан. Алар Ишембай районы Кинҗәкәй авылында туган.

Алты яшемдә йөзү белән шөгыльләнә башладым. Шунда тренерым йөзүдә генә түгел, йөгерүдә дә уңай нәтиҗәләргә ирешә алуымны күреп алды. Миңа спортның биш төрен үз эченә алган бишле ярышта сынап карарга тәкъдим итте. Миңа 13 яшь иде. Әкренләп медальләр яулый башладым, спортның шушы төрендә күбрәк эшләргә карар кылдым. Йөзү башкаларга караганда җиңелрәк бирелә миңа.

Гөлназ Гобәйдуллина

– Спорттан кала, ниләр белән мавыгасың?

– Башка әйберләр белән шөгыльләнергә вакыт юк диярлек. Дусларым белән вакыт уздырырга, рәсем ясарга, укырга яратам.

– Интернеттагы видеороликлардан күренгәнчә, син тормышка өмет һәм ышаныч белән карый торган кеше. 15нче урынга калуыңа да кәефең төшмәде, иң мөһиме – Олимпия рекорды, дип шатланасың. Мондый көч, тормыш сөючәнлек каян килә сина?

– Олимпия уеннарында катнашырга мөмкинлек булганга сөенәм. Җитмәсә, безнең спортчыларда уеннар алдыннан зур проблемнар туды. Безне катнаштырырга теләмәделәр. Ә хәзер аңлыйм: бу – минем соңгы Олимпиада түгел. Шуңа сөенәм дә!

Гөлназ Гобәйдуллина

– Олимпия рекорды куйганыңны белгәч, нинди хисләр кичердең? Йөзүдә рекорд куйганнан соң "Их, йөзү белән генә шөгыльләнгән булсам, медаль яулаган булыр идем", диеп, үкендеңме?​

– Башта рекорд куйганымны аңламадым да. Аны игълан иткәч, билгеле, шатландым. Алай чиктән тыш сөенеч кичермәсәм дә, күңелдә шатлык иде. Үкенү хисләре юк.

– Берәр шәхес – спортчы, галим, җырчымы – ниндидер зур уңышларга ирешсә, башкорт белән татарлар арасында бәхәс куера башлый. Башкортлар аны "башкорт" дип әйтә, татарлар исә безнеке, ди. Ә син үзеңне кем дип саныйсың?

– Авыр сорау. Әтием – башкорт, әнием – татар. Мин үземне күбрәк татар дип хис итәм.

– Татарча сөйләшәсеңме?

– Сөйләшә беләм. Әти-әни белән татарча аралашабыз. Алар Уфада яши, ә мин – Мәскәүдә.

Гөлназ Гобәйдуллина (у) чиркәүдә

– Һәр Олимпиада алдыннан спортчыларны чиркәүгә алып баралар, аларга атакайлар фатиха бирә. Сине, мөселман кызы буларак, бу күренеш борчымыймы? Русия спортчылары арасында мөселманнар күп, бәлки, аларны имам белән очраштыру дөресрәктер?

– Юк, күңелемне кырмый. Бернинди дә начарлык күрмим. Чиркәү дә бит изге урын. Мин барлык диннәрне хөрмәт итәм. Ә Олимпиада алдыннан мин үзем аерым гына мәчеткә барып килдем.

– Чиркәүдә фатиха алу йоласы ничек уза? Дагъстан, Татарстан, Уфадан килгән спортчылар нишли ул вакытта?

– Дога кылалар, аннары теләгән кеше патриарх янына барып фатиха ала һәм атакай аңа кечкенә икона тоттыра. Патриарх янына үземнең барганым булмады. Гадәттә, йоланың беткәнен сабыр гына көтеп торам.

– Татарстан яки Башкортстан өчен чыгыш ясар идеңме?

– Андый тәҗрибәм бар. Башкортстан өчен чыгыш ясаганым булды. Әмма анда бер проблем бар – яхшы тренерлар, белгечләр юк. Шул сәбәпле Мәскәүгә китәргә туры килде.Татарстанда шартлар тудырылса, Татарстан өчен, бәлки, чыгыш ясар идем.


Гөлназ Гөбәйдуллина 1992 елның 14 февралендә Ямал-Ненец автоном бүлгесенең Яңа Уренгой шәһәрендә дөньяга килгән. Дүрт тапкыр Европаның яшьләр һәм үсмерләр беренчелеге җиңүчесе, дөнья беренчелегенең көмеш медаль иясе, 2010 елда узган җәйге яшьләр Олимпия уеннарында бронзга лаек булган.