Миякәдә археологлар ачышка юлыкты

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Миякә районында археологлар бай ачышка юлыкты. Анда берничә курганда борынгы кешеләрнең калдыклары һәм керамика табылды. Казыну эшләре ай азагына тәмамланыр тип көтелә. Соңнан табылган әйберләр җентекле өйрәнү өчен Чиләбе лабораториясенә озаталар. Аның сөземтәләре апрель азагына тиклем Русия фәннәр академиясенең археология институтына тапшырыла. Белгечләр әйтүенчә, яңа ачышлар фәндә мөһим роль уйнаячак.