Кайбыч районында Хуҗа Хәсән, Чүти, Олы Подберезье, Колаңгы, Кошман, Федоровское авылы укытучылары 1 сентябрь – Белем көне бәйрәменә мәктәп формасы киеп килде.
Кошман тугыз еллык мәктәбендә 13 укытучы эшли, 65 бала белем ала. Яңа уку елын монда укучылар гына түгел, ә укытучылар да барсы да бер төсле форма киеп башлаган.
27нче елын башлангыч сыйныфларны укытучы Резедә Сайранова сүзләренчә, хатын-кызларның барсының да өстендә кучкыл кызыл костюм-итәкләр.
"Бу киемнәрне Казанда тектеләр. Безгә килеп үлчәмнәрне алдылар, киеп карарга да, әзер костюмнарны алырга да Казанга бардык", дип белдерде Резедә ханым Азатлыкка. Кошман мәктәбе укытучыларының формасы уртача 6 мең сумга чыккан. "Алай кыйммәт дип әйтмәс идем. Бөтен кешегә ошый. Элек август киңәшмәләрен "укытучыларның күлмәк бәйрәме" дип сөйләшә иделәр. Бүген дә ул чакларны, базарларга барып кием эзләп йөргән вакытларны искә алдык", ди Сайранова.
Аның сүзләренчә, мәктәп директоры форма белән йөрик әле дигән тәкъдим белән чыккан. Укытучылар барсы да хуплаган.
Азатлыкның, барыгыз да бер төрле киемдә булгач, читтән төссезрәк күренмисезме соң, дигән соравына Резедә ханым: "Балалардан аерылып торабыз бит барыбер. Бу кием безне кимсетеп күрсәтми. Укытучы классик стильдә киенә бит инде ул. Элегрәк яшьрәк укытучылар арасында кыска итәк, чалбар киюләр дә булгалый иде. Укытучы барыбер бер кысада булырга тиеш", диде.
Кошманнар районга август киңәшмәсенә әлеге формаларын киеп барган булган. Башка мәктәпләр аларның киемнәренең төсләренә сокланган. "Сез янып торасыз, без ник соры төсне сайладык икән дип үкенгән мәктәпләр дә булды", ди Сайранова.
Кошман укытучылары көн дә бу формада мәктәпкә килегез дип кисәтелмәгән. "Башка киемнәрне кию мөмкинлеге бардыр дип саныйм. Бөтен коллектив белән кая да булса барганда һәм бәйрәмнәрдә бу бер төсле киемне киярбез дип торабыз", ди укытучы. Быел Кошман мәктәбе укытучылары бөтенесенә спорт чараларында кию өчен бер төсле футболкалар тектергән. Аркасына мәктәп логотибы төшерелгән. "Бу киемнәр мәҗбүри кертелмәде, үзебез киңәшеп әнә шундый карарга килдек", ди Резедә ханым.
Районда укытучыларның форма киюнең башында мәгариф идарәсе тора. Нәкъ идарә хезмәткәрләре башта бөтенесенә бер төрле форма тектерә. Бу хакта Азатлыкка идарә җитәкчесенең урынбасары Светлана Петрова белдерде.
"Без бер генә мәктәпкә дә мәҗбүри форма белән йөрисез дигән таләп куймадык. Безгә карап мәктәпләр кушылды хәзер. Директор укытучыларның ризалыгын ала һәм аннан соң тегәләр. Бик матур күренә бит. Мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең форма киюенә килсәк, без башка районнардан аерылып торырга теләдек. Акча ягыннан да форма отышлырак", ди Петрова. Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре куе көрән төстәге форма тектергән.
Әлегә кадәр укытучылардан бу киемнәр безгә ошамый дигән сүзне ишетмәүләрен дә әйтә ул. Шул ук вакытта районда әлегә бу башлангычка кушылмаган мәктәпләр булуны да кире какмый. "Бәлки, формада түгел, ә үз киемендә укытучы үзенчәлеклерәк һәм зәвыклырак тә күренә торгандыр. Бөтенесе бер төсле киенүне кайберәүләр җеназа вакытындагы кебек, бөтенесе дә бер төсле дип тә әйтә торганнардыр. Минемчә, форма кию балаларга да ошый. Яшь укытучының джинс киеп мәктәпкә килүе күңелле хәл түгел бит", ди Петрова.
Ул көндәлек тормышта өлкән сыйныфларда укучы кайберәүләрнең укытучыларга караганда яхшырак киенүен дә әйтә. "Нәкъ менә бу хәл укытучыларны формага күчәргә кирәк дигән адымга этәрмәде. Бездә укучылар күптән формада йөри", ди Петрова.
Олы Кайбыч урта мәктәбе укытучылары мәктәпләр арасында беренчеләрдән булып моннан өч ел элек формага күчә. Петрова сүзләренчә, быел алар тагын бөтенесенә бер төстәге яңа кием тектергән.