АКШ Кырымда үтәчәк сайлау нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде

Акмәчеттә "Бердәм Русия" тарафдарлары җыены. 16 сентябрь 2016

АКШ Кырым аннексиясе сәбәпле карата кертелгән санкцияләрне, Русия Кырымны Украинага кайтарганчыга кадәр көчендә калдырырга җыена.

Кушма Штатлар 18 сентябрь Кырымда үтәчәк Дума сайлавының канунилыгын һәм дә аның нәтиҗәләрен танымаячак. Бу хакта җомга ккич АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Джон Кирби белдерде.

“Безнең позиция ачык: Кырым Украинаның аерылгысыз өлеше булып кала. Кырым аннексиясе сәбәпле Русиягә карата кертелгән санкцияләр, Русия Кырымны контроль итүен Украинага кайтарганчыга кадәр көчендә калачак” диде ул.

Кырымда кеше хокуклары торышы, шул исәптән андагы татарларның статусы мәсьәләсе, анда кешеләр югалу, хокуклар бозылу турында күпсанлы хәбәрләр бездә зур борчу тудыра, дип өстәде Кирби.

АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Кырымны “Русия тарафыннан басып алынган территория” дип атады.

Кыргызстанда сәфәрдә булган Русия президенты Владимир Путин, шушы мәсьәләгә кагылып, Русия Кырымны басып алмады, ул андагы халыкның теләге белән Русиягә үзе кушылды, дип белдерде.