Илдар Гыйлметдинов: "Сайлау гадел үтте, хәрәмләшүләр санау минем эш түгел"
Your browser doesn’t support HTML5
Татартанда Бердәм Русиядән сайланган Дума депутаты, Татар милли мохтәрияте рәисе Илдар Гыйлметдинов сайлау гадел үтте дип саный. "Көндәшләрнең сөйләргә сүзләре, эшләгән эшләре юк, мин Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы түгел, мин депутат, кемнеңдер хәрәмләшүләрен санап, карап йөрмим", диде ул Азатлык хәбәрчесенә.