Җамала "1944" видеоклибын чыгарды

Кырымтатар җырчысы Җамала "1944" исемле инглиз һәм татар телле видеоклибын чыгарды. Кырымтатар сөргененә багышланган җырга нигезләнгән әлеге клип Карпат тауларында төшерелгән.

Җамала (Сусанна Джамаладинова) үзе Украина башкаласы Киевта яши. Ә клибын исә Романия чигендә Карпат тауларында төшергән. Клип манзарасы Кавказдагы һәм Кырым, Балкан ярымутрауларындагы тауларны хәтерләтә, Көнчыгыш Европадагы һуманитар фаҗигаларны тасвирлый.

Украинаның Көнбатышында урнашкан Томнатик исемле биек таудагы томаннар да шомлы тарихны аңлатырга ярдәм иткән. Клип төшерер өчен шундагы ташландык совет хәрби базасы "Памир”не һәм радиолокация станциясен дә кулланганар. Җырчыга даими хезмәттәшләре - хореограф Анатолий Сачивко, видеограф Никита Кузьменко, биючеләр ярдәм иткән.

Билгеле булганча, Евровидение-2016 бәйгесендә Җамала Украина өчен чыгыш ясады һәм беренчелекне алды. Кырым кызын Киевта каһарман итеп каршы алдылар. Башкала мэры Виталий Кличко аңа фатир бүләк итте.

Ә халыкара сәхнәдә башкарылган "1944" әсәре "Гүзәл Кырым" исемле халык җырына нигезләнгән. Ул казан татарчасында һәм төрек, рус, украин, инглиз телләрендә дә башкарыла.

Җамаланың Евровиденида җиңүе кырымтатарлар һәм аларның дусларында рухлану тудырган иде. Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров та аны котлап, “Беркөн без һәммәбез азат Кырымда, борынгы, дан казанган Бакчасарайда җыелырбыз! Бүген моңа тагын бер мөһим адым ясалды”, диде.

Халыкара сәхнәдә башкарылган “1944” әсәре беренче чиратта ватаныннан сөрелгән кырымтатарлар язмышын сурәтли. Ул “Гүзәл Кырым” исемле халык җырына нигезләнгән. Шулай итеп, кырымтатар халык авыз иҗаты дөнья буйлап таралуын дәвам итә. Ул казантатарча һәм төрек, рус, украин, инглиз телләрендә дә башкарыла.