Рәүфәл Мөхәммәтҗәнов: “Йолдыз” сүзе белән нәрсәне күз алдында тотасыз?

Your browser doesn’t support HTML5

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗәнов татар йолдызларының әлеге театр сәхнәсендә бик күренмәве турындагы сорауга җавап биреп: “Йолдыз” сүзе белән нәрсәне күз алдында тотасыз? Барлык йолдызларның үз дәрәҗәсе, үз бәясе. Мәсәлән, "Кукуево” авылы дәрәҗәсендәге йолдыз – бер хәл, Казан шәһәре дәрәҗәсе – башка хәл, Русия дәрәҗәсе – өченче вазгыять, әгәр Европа, дөнья дәрәҗәсендә булса – бу бөтенләй башка хәл. “Минем өчен кем йолдыз?”, дип сорасагыз, мин: “Сез профессормы? Үзегезнең шәкертләрегезне күрсәтегез”, диячәкмен. Әгәр күрсәтсә, аның нинди дәрәҗәдәге профессор булуын әйтә алам," диде.