26 сентябрьдә Русия мөфтиләр шурасының утырышы була һәм анда бер ай элек Чечняда тәкъдим ителгән Русиядә ислам өммәте турында фәтва турында карар кабул ителергә тиеш. Чечнядән барлык мөфтиятләргә әлеге фәтваны хуплап имза кую, яки инде каршы булсалар, аңлатмалар бирү соралган. Моннан тыш, каршы булганда, әлеге документ турында уртак сөйләшүгә әзер булуы да әйтелгән.
Фәтва тәкъдим ителгәннән бирле бер ай вакыт узса да, аның шау-шуы тынмый. Билгеле булганча, фәтваның нигезендә суфичылык ята, ә шул фәтвада каралган төшенчәләргә туры килмәгән мөселманнар сектант һәм экстремист дип игълан ителә. Ягъни бу фәтвада чын сөнниләр дүрт мәзһәб белән һәм суфилар күрсәткән юл нигезендә барырга тиеш булып чыга.
Билгеле булганча, әлеге халыкара ислам чарасында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә, Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин да катнашмады. Ә менә Татарстаннан мөфти Камил Сәмигуллин барды. Ул Азатлыкка әлеге фәтваның күптән кирәк булуы турында әйтте.
Your browser doesn’t support HTML5
“Традицион ислам дип сөйлиләр, ә нәрсә икәнен аңламыйлар. Хәзер инде кулыбызда рәсми карар бар”, диде ул.
Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсов исә Кавказ тәкъдимнәре башка төбәкләргә туры килми дип саный.
“Русиядә төрле төбәк мөселманнарының хәлләре бик төрле. Шуңа ул бөтенесенә туры килә алмый. Алар Төньяк Кавказда мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән төбәкләрдә яши, ә без киресенчә... Без мәчеткә җирләр алу өчен көрәшәбез, ә анда андый проблемнар юк. Анда мөселман бәйрәмнәре рәсми ял көннәре санала, бездә – юк.
Яшьләр белән дә төрлечә эшләргә туры килә. Кавказның ислам үсеше тәртипләре безгә, ә безнеке аларга туры килми. Мондый аермалыклар күп, шуңа ул гомум була алмый.
Әлбәттә радикализмга каршы тору максатын аңлыйм һәм хуплыйм, әмма әлеге документ бу проблемны хәл итмәячәк, ә хәтта куертачак кына”, диде ул On Kavkaz порталына.
Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов сүзләренчә, кеше ирекле һәм аны мәҗбүр итү булмаска тиеш.
“Ниндидер кешеләр фикере белән кабул ителгән бу фәтваны бөтен мөселманнар истә тотарга тиеш булып чыга”, диде ул.