Резедә Ганиуллинаны гаепләп чыккан имам Фейсбукта үз сәхифәсен япкан

Сәетҗәгъфәр Лотфуллин

Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин Резедә Ганиуллинаның Болгарда төшерелгән клибын гаепләп чыккан иде.

Резедә Ганиуллинаның Болгардагы Ак мәчет янында төшерелгән клибын гаепләп чыккан һәм шуның белән җырчыны төрле эзәрлекләүләргә дучар иткән Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин Facebook'та үз аккаунтын ябып куйган.

“Татар халкы өчен оят. Дөнья буйлап сибелгән халкыбызның төп изге урыны булган Ак мәчет җирен, Аллаһы йортын мыскыл итү бит бу. Бер дини кеше дә үз динен мыскыл итәргә рөхсәт итмәс иде. Милли һәм дини хисләрен оныткан кешеләр манкорт дип атала”, дип язган иде имам Facebook'та. Ул җырчыны “стриптизерша” дип тә атап китә.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Лотфулинга теләктәшлек белдерсә дә, имам диния нәзарәтен Ганиуллинага карата йомшаклыкта гаепләде. Нәзарәт клипны интернеттан алып куюны гына сораган иде.

“Җаным” клибына тикшерү комитеты да игътибар итте.

Резедә Ганиуллинаның Татар филармониясендә 13 октябрьгә билгеләнгән концертын кичектерү дә шау-шуга бәйле дип аңлаттылар.

Ганиуллина клип өчен берничә тапкыр гафу үтенде һәм социаль челтәрләрдән алып куйды.

Сәетҗәгъфәр Лотфуллин – электән үк медиада җәнҗаллар куптарып торуы белән танылган зат. Ул ярымшәрә хатын-кызлар сурәтләнгән рекламга каршы да көрәште.

Лотфуллин берничә ел элек оештырыла башлаган хиҗаплы мода бәйгеләренә дә каршы чыкты. Алар турында хәзрәт “Хиҗап – ул хатын-кыз матурлыгын каплаучы кием, аны җәмәгатьчелек алдында тәкъдим итү мәгънәсезлек”, дигән иде.

Кабан арты мәчете имамының тагын бер "казанышы" – ул заманында Казанның Бауман урамындагы гей-клубны яптыруга иреште, даими төстә гей-парадларга каршы радикал белдерүләр ясап торды. 2013 ел көзендә ул дөньякүләм танылган җырчы Элтон Джонның Казан концертына да бойкот белдергән иде. “Мин моны дан казану өчен эшләмим, балаларны тискәре тәэсирдән саклау өчен эшлим”, дигән иде хәзрәт ул чакта.