25 ел эчендә Русиядән 4,5 млн кеше киткән, күбесе югары белемле

Ләкин бу саннарны ким дигәндә өчкә тапкырларга кирәк диелә Гражданлык иницитивалары комитеты хисабында.

Русиядән чит илгә китеп яшәүчеләр саны турындагы рәсми мәгълүматлар берничә тапкырга киметелеп күрсәтелә, диелә Гражданлык иницитивалары комитеты хисабында.

Алексей Кудрин җитәкчелегендә ясалган хисапта эмиграциянең төп сыйфатлары һәм тенденцияләре күрсәтелгән.

Русия статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, 2014 елда илдән 310,5 мең кеше китсә, 2015 елда Русиядән чыгучылар саны 43 мең кешегә күбрәк булган. Гомумән, 1989-2014 ел аралыгында илне 4,5 млн кеше ташлап киткән. Ләкин эмиграциянең чынбарлыктагы масштабларын күз алдына китерер өчен хисап авторлары әлеге саннарны өч-дүрткә тапкырларга куша.

Белгечләр анализына караганда, Русия статистика хезмәте белән башка илләрнең сатистика мәгълүматларында аерма зур.

Әйтик, Русия мәгълүматлары, Израил саннары белән чагыштырганда, дүрт тапкыр, АКШ белән – 4,7 тапкыр, Чехия белән – 20 тапкыр, Германиянеке белән биш тапкырга кимрәк.

Илдән китүчеләрнең төгәл санын билгеләү бик авыр. Беренчедән, статистика хезмәте мәгълүматны эчке эшләр министрлыгыннан ала, ә министрлык – миграция хезмәтеннән. Миграция хезмәте фатирларыннан исәптән төшкән кешеләрне генә исәпкә ала. Укырга, эшкә китеп кайтмый калган кешеләр дә исәпкә керми.

Чит илләрнең статистикасын да төгәл дип әйтеп булмый. Төрле илдә иммигрантларны төрлечә саныйлар.

Русиялеләр китүче иң популяр илләр булып Израил, Германия һәм АКШ тора. Шулай ук Австралия, Британия, Испания, Италия, Канада, Финляндия, Франция кебек илләргә дә күп китәләр.

Эмигрантларның күбесе югары квалификацияле. 2002-2011 елларда 93 мең югары белемле кеше, 640 фән кандидаты, 250 фән докторы киткән.

2014 елда Канадага китүче русияләрнең 42 проценты, АКШка – 38 проценты, Израилгә китүчеләрнең 34 проценты югары белемле булган. Ә менә Русиягә килүче мигрантларның 14 процентында гына югары белем бар.

Китүчеләрнең күбесе бай төбәкләрдән, бигрәк тә Петербур һәм Мәскәү тирәләреннән. Эмигрантларның иң азы – Төньяк Кавказдан.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, илне ташлап китүнең төп сәбәпләре – Русиядәге түбән хезмәт хакы, үсеш перспективалары булмау, шәхси һәм икътисади иминлек булмау.