Зуля Камалова: "Милли музыканы өстән кушып кына үстереп булмый"

Your browser doesn’t support HTML5

"Татар музыкасын өстән кушып кына үстереп булмый"

Бу көннәрдә Австралиядә яшәп татар җырларын дөньяга танытучы үзенчәлекле җырчы Зуля Камалова соңгы ике елда беренче концертын куеп китте. Казанга килү уңаеннан Азатлык хәбәрчесе аның белән иҗатындагы яңалыклар, соңгы җыр җыентыклары һәм түрәләр тарафыннан татар эстрадасына уңай йогынты ясар дип көтелгән "Үзгәреш җилләре" проекты турында сөйләште.

Зөлфия, ә бөтен дөньяга Zulya Kamalova исеме белән танылган җырчының Казанга һәр килүе яңалык, иске татар җырларына көтелмәгән яңгыраш алып килә иде. Бу юлы да Казандагы концертына килүчеләр аның иҗатыннан яңа юнәлешләрен күрергә теләде. Әмма ул 6 октябрь Казанда һәм 11 октябрь Мәскәүдә кечкенә барларда үткән җанлы чыгышларда күбесенчә иске җырларын гына башкарды. Азатлык Казан концертыннан соң җырчы белән иҗатындагы яңалыклар, соңгы җыр җыентыклары һәм түрәләр тарафыннан татар эстрадасына уңай йогынты ясар дип көтелгән "Үзгәреш җилләре" проекты турында сөйләште.

– Зөлфия, Казанда, Мәскәүдә татар тамашачысы алдында чыгыш ясау сезнең өчен аерым мәгънәгә ияме, ни өчен бу концертлар өчен нәкъ менә бу җырларны сайлап алдыгыз?

– Казанга килгәндә, миннән әлбәттә милли җырлар көтәләр һәм аларны иң тирәнтен аңлаучылар да мондадыр мөгаен. Без концертлар өчен түгел, Сарапулдагы әти-әнине күрер өчен генә кайткан идек. Халык көтә дигәч, Казандагы, Мәскәүдәге музыкантлар белән кечкенә генә концертлар оештырырга булдык. Яңа програм әзерләргә өлгермәгән идек. Бик яратып тыңладылар, минем Казанда үз тамашачым бар, алар мине көтә, мин аны беләм.

– ​Яңа альбом чыгардыгыз дип ишеткән идек, аның үзенчәлеге нәрсәдә?

– Әйе, әле генә яңа "Мәхәббәт һәм Фән" дигән яңа альбом чыкты. Аның төп үзенчәлеге – җыентыкның зур бер китап форматында һәм татар, рус, инглиз, француз, алман һәм португал - барлыгы 6 телдә басылуында. Җырлар мин үзем иҗат иткән хикәядә Алма исемле кызның мәхәббәте белән үрелеп бара.

– ​Соңгы елларда татар тамашачысын сезнең Казан урамнарында Марстан төшкән алиһә рәвешендә йөрүегез турында чыккан яңа видеоклип шаккатырган иде. "Kosmostan" альбомына кергән җырлар да сезнең иҗатта бөтенләй башка юнәлеш иде, бу сезнең иҗади экспериментмы, әллә иҗатыгызның яңа юнәлешеме?

– Минем бу альбомымны һәм аның төп фикерен Казанда аңлап җиткермәделәр ахрысы. Без бу җыентыкны Һолландиядә яшәүче продюсер Герман Попов белән бергә эшләдек. Мин аңа үзем шундый этнопоп, ретро электрон музыка стилендә әсәрләр яздырырга тәкъдим иттем. Ул ризалашты, чөнки татар музыкасын ярата икән, үзе дә курайда уйный белә.

Шулай итеп татар этник пентатоника музыкасы, галәм тәэсирендәге туган электрон әсәрләр белән кушылып, яңа көтелмәгән әкияти агымга әверелде. Альбомда Марс алиһәсе Аэлитаның һәм кызыл армияче Илгизәр Зиннәтуллинның кызы Татаэлиның сәяхәте сурәтләнә. Ул галәмгә күтәрелеп, дөньяларга татар моңын яңгырата һәм Yutube каналында чыккан видео да шул сәяхәт барышында ясаган тукталыш хакында сөйли.

Без бу җыентыкта махсус ретро (70-80нче еллар) электрон музыкасына охшатып, тамашачыларның күңелен ачып, якындагы дөньяга, бүгенге вазгыятькә ирония, юмор белән карарга чакырган идек, әмма әйткәнемчә, бу фикерне Казанда аңлап җиткермәделәр. Шунысы кызык, альбомыбызга кергән ретро электрон музыка яңгырашы хәзерге көндә һаман да татар эстрадасында ишетелә.

Татар эстрадасын Татарстан президенты да тәнкыйтьләгән иде һәм аның гранты белән бер ел дәвамында яшерен рәвештә "Үзгәреш җилләре" проекты алып барыла. Сез татар эстрадасы турында ни уйлыйсыз, сезнеңчә андый проект кирәк идеме?

– Татар эстрадасы нинди хәлдәдер, белмим, мин аны соңгы вакытларда карап бармыйм. Безнең бик яхшы башкаручыларыбыз бар, әгәр артистлар шул рәвешле чыгыш ясый икән, шундый җырлар башкара икән - димәк алар халыкка кирәк, башкача алар җырламас иде. Без 12 ел элек "Татар җыры" концертында катнашканда, җанлы оркестр белән чыгыш ясарга теләп, оештыручыларның кәефен бозган идек, чөнки анда барысы да минуска фонограмма белән җырлады.

"Үзгәреш җилләре" проекты яхшы башлангыч дип уйлыйм. Ул уңай нәтиҗә бирер дип өметләник, әмма милли җыр сәнгатен өстән кушып, ярдәмне өстән төшереп ясалма рәвештә үстереп булмый, минемчә аны халыктан шытып чыккан проектлар дәрәҗәсендә урыннарда күрсәтергә кирәк.

Мин Австралия мисалында әйтә алам. Анда һәр музыкант гариза язып, дәүләттән грант сорый ала. Мин үзем дә грант өчен бәйгеләрдә катнаштым, жюрида сайлап алучы булырак та эшләдем. Төрле юнәлештәге, төрле жанрда эшләүче музыкантларның проектларын сыйфатына сәнгати ягына карап бәйсез рәвештә сайлап ала идек. Менә монда да шундый әйбер булсын иде!

– ​Татарстан президенты татар эстрадасын тәнкыйтьләгәндә татар җырчыларының Русия, дөнья дәрәҗәсенә чыга алмавын әйткән иде. Татарча музыка Казандагы концерт чикләреннән күтәрелеп, югарырак дәрәҗәгә чыга аламы, ничек уйлыйсыз?

– Белмим, дөньяга танылу өчен инглизчә җырларга кирәк, башкалар нәрсә кылана - шуны кабатларга кирәк. Һәр артист гадәттә башкаларга охшамаска, үзенчәлекле булырга тырыша.

Гомумән, татар музыкасын бөтен дөнья дәрәҗәсендә тарату максатын аңламыйм мин, бу мөмкин түгел! Милли телдәге җырлар күбрәк үз халкың өчен башкарыла дип уйлыйм. Менә Салаватны инглизчә җырлатып карагыз, ул бит бик яхшы җырчы булса да, мин аның башкаруындагы инглизчә әсәрләрнең каядыр дөньяга таралуына шикләнәм.