Башкортстан Язучылар берлеге рәисе тирәсендә җәнҗал куба

Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбай

Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбай тирәсендә җәнҗал киң җәмәгатьчелеккә дә чыга башлады. Аны үзен Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим иткәндә хәрәмләшүдә гаеплиләр.

Мәгълүм ки, быел каләм әһелләреннән Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва кылучылар арасында өч кеше – Наил Гаетбай, Йомабикә Ильясова һәм Гөлнур Якупова бар иде. Югары бүләккә намзәтләр исемлегенә Язучылар берлеге рәисенең үзен дә кертүе танылган язучылар арасында баштан ук ризасызлык уяткан иде. Алар моны тыйнаксызлык, артык әрсезлек дип бәяләде. Ә инде ахырда шунысы ачыкланды – бүләкне алучылар арасына өч язучының берсе дә үтмәгән булып чыкты. Соңгы 14 елда бу шундый беренче очрак икән.

Камил Җиһаншин

Премия алучыларны бүләкләү, һәрвакыттагыча, 11 октябрьдә билгеләнүче Республика көне алдыннан оештырылган тантаналы кичәдә үтте. Шул чактан нигә быел язучыларның берсенең дә дәрәҗәле бүләккә лаек дип табылмавына төрле имеш-мимеш, фаразлар ишетелә башлаган иде инде. Шул исәптән Наил Гаетбайның Салават Юлаев бүләге комиссиясенә тапшырган документларда хәрәмләшү булуы турында хәбәрләр таралды. Хәзер исә имеш-мимешләр киң җәмәгатьчелек игътибарына да чыгарылды. Танылган язучы Камил Җиһаншин дәлилләренә таянып бу хәбәрне Медиакорсеть мәгълүмат чарасы язып чыкты.

Баксаң, үзен зур бүләккә тәкъдим итүчеләр арасында Наил Гаетбай Русия Язучылар берлеге рәисе Валерий Ганичевның да булуын әйтә һәм аның исеменнән хатны комиссиягә тапшыра. Бу хакта ишетеп алган Камил Җиһаншин Мәскәүгә Ганичев әфәндегә шалтыратып бу хатның булу-булмавы хакында белешә һәм тискәре җавап ала. Ягъни мәсәлән Русия язучылары җитәкчесе Уфага бернинди дә хат юлламавын әйтә. Бу ялган ачыклангангач, Камил Җиһаншин Салават Юлаев премиясе комиссиясе әгъзаларына да бу хәлне җиткерә. Шул ук вакытта комиссиядәгеләр бүләккә тәкъдим ителүче ике ханымны хурлап язган аноним хатлар килгәнлеген дә белдерә.

Журналистлар белән әңгәмәдә Камил Җиһаншин Наил Гаетбайның рәис булып сайланганнан соң 3 елга якын вакыт эчендә телгә алып сөйләрлек эшләре булмавын белдерде. Аның сүзләренчә, яшь каләм әһелләре белән эш алып барылмый, берлекнең матди хәлен яхшырту чаралары күрелми. “Рәис берлектәге чит ил җиңел машинасын нибары 50 мең сумга бер туганына сатуны оештырды, ә микроавтобусны җимерде, аны төзәтү өчен хәзер 200 мең сум акча таләп ителә”, ди Камил Җиһаншин. Аның сүзләренчә, Язучылар берлеге рәисе гамәлләренә республика җитәкчелеге тиешле бәя бирергә һәм чараларын күрергә тиеш. Язучылар берлеге эшчәнлегеннән канәгать булмаган каләм әһелләре белән бу хакта киңәшләшүләр баруын да әйтә Камил әфәнде.

Башкортстан Язучылар берлеге бинасы

Язучылар берлегенең хәлләре чынлап та мөшкел булуы хакында Азатлык элегрәк тә язган иде. Мисал өчен, былтыр андагы хезмәткәрләр берничә айга түләүсез ялга җибәрелде. Быел язгы айларга таба исә берлекнең түләү өчен акчасы булмау сәбәпле, анда җылы бирү туктатылды. Ә март аенда урамнан аккан сулар берлек бинасының беренче катына үтеп керде. Хуҗасызлыкның мисаллары тагын да җитәрлек.

Әлеге хәлләрнең ничек булуын белешү өчен Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллинага шалтыраттык. Ул бу хакта төгәл белмәвен сылтау итеп, Наил Гаетбай тирәсендә кузгалып килүче җәнҗалга бәйле аңлатмалар бирүне кирәксенмәде. Әле Мостай Кәримнең һәйкәленә (20 октябрь - шагыйрьнең туган көне) чәчкәләр салырга китеп баруын әйтеп башка кайбер мәгълүматлар бирде ул.

Фәния Габидуллина

“Бүгенге көндә берлектә нибары 4 кеше торып калдык – Наил Гаетбай үзе, аның сәркатибе (әйткәндәй, ул аның җәмәгате), шулай ук бухгалтер ханым һәм мин. Бу арада көн саен диярлек төрле чаралар – кайсыдыр язучының юбилее, кемнедер искә алу кичәсе – барысына да өлгерергә кирәк, кеше җитми, Шулай ук акча да юк. Чын дөресе - мәрхүм булган каләм әһелләрен җирләгәндә чәчкә алырга да акча таба алмаган чаклар бар. Болай барсак кая барып чыгарбыз”, диде Фәния Габидуллина.

Азатлык хәбәрчесе үзе тирәсендәге хәлләргә фикерен белешү өчен Наил Гаетбай белән дә элемтәгә керергә тырышып карады. Әмма берничә тапкыр шалтыратканга да кабул итү бүлмәсендәге сәркатибе телефоны җавап бирмәде.